Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хезмәт министрлыгы эштә кешеләр үлгән ширкәтләрне атады


Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы эштә кешеләр һәлак булган ширкәтләр исемлеген игълан итте. Аңа “ВАМИН Татарстан”, “Красный Восток Агро”, “Нижнекамскнефтехим”, “Камаз” кебек эре ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм шулай ук зур булмаган ширкәтләр дә кергән.

Министрлык сәхифәсендә “Монда кешеләр үлә һәм яралана” дигән баннер эленде. Анда кереп мәгълүмат алырга була.

Татарстан Идел буе федераль бүлгесендә эштә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны белән беренче урында тора. Татарстан хезмәт инспекциясе мәгълүматларына күрә, быел өч айда җитештерүдә һәлак булучылар саны узган ел белән чагыштырганда 1,8 процентка арткан.
XS
SM
MD
LG