Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:39

БМО Иминлек шурасы Төньяк Кореянең өч ширкәтенә чикләүләр кертте


БМО Иминлек шурасы Төньяк Кореяның өч дәүләт ширкәтенә чикләүләр кертте. Бу ширкәтләр Пхеньянның атом һәм ракета програмнарында, шулай ук корал сату эшендә катнаша дип белдерелә. Алар белән сәүдә итү тыелачак һәм чит илләрдәге хисаплары да туңдырылачак.

Кушма Штатлар һәм Европа берлеге Төньяк Кореянең дистәләгән башка ширкәтләренә дә чикләү кертергә тәкъдим иткән иде, әмма моңа Кытай каршы булды.

БМО Төньяк Кореяга ракета очыруны тыйса да апрель уртасында Пхеньян иярченне галәмгә чыгару өчен ракета очырды. Көньяк Корея, АКШ һәм аларның беректәшләре моны баллистик ракета сынау буларак бәяләде. Ракета уңышсызлыкка очрады, очыргач та ул диңгезгә төшеп батты.

XS
SM
MD
LG