Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Бүген дөнья күләмендә матбугат иреге көне билгеләп үтелә


Бүген БМО канаты астында Дөньякүләм матбугат иреге көне билгеләп үтелә. БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният белән шөгыльләнүче ЮНЕСКО оешмасы бу уңайдан Туниста өч көнлек конференция үткәрә. Аның төп темасы – мәгълүмат чаралары сәяси үзгәрешләрнең катализаторлары.

Азәрбайҗандагы бәйсез журнлист Эйнулла Фатуллаев матбугат ирегенә керткән эше өчен ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге дөньякүләм бүләгенә ия булды. Фатуллаев һөнәри эшчәнлегенә гаепләү белдерелеп дүрт ел төрмәдә утырды. Бу бүләк 1997 елда һөнәри эшчәнлеге вакытында һәлак булган Колумбия журналисты истәлегенә булдырылды.

Бу истәлекле көн алдыннан халыкара оешмалар Freedom House һәм журналистларны яклау комитеты үзләренең хисапларын игълан итте.

Анда бәйсез вакытлы матбугатның кимүе, хосусый мәгълүмат чараларын эзәрлекләү арту һәм интернетта цензураның көчәюе турында сүз бара.

XS
SM
MD
LG