Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Түрәләр үзләре турында язганны яратмый


Татарстан һәм Башкортстан президентлары 2010 елның декабрендә Уфада очрашты

Татарстан һәм Башкортстан президентлары 2010 елның декабрендә Уфада очрашты

Дөньяда матбугат иреге билгеләнгән көнне Азатлык радиосы журналистлардан Башкортстан һәм Татарстан президентларының матбугат чараларына мөнәсәбәте турында сорашты.


Ел саен Парижда урнашкан “Чикләрне танымаган хәбәрчеләр” оешмасы 3 май – Матбугат иреге көненә туры китереп үзенең яңа хисабын игълан итә. Чираттагы хисапка караганда, 2012 елның башыннан гына дөньяда инде 21 журналист һәлак булган, аларның күбесе сугыш барган Сомали һәм Сүриядә.

Быелгы хисапның бер өлеше буларак, шулай ук үз илләрендә матбугат иреге үсешенә каршы төшкән җитәкчеләр исемлеге дә бар. Быел анда 41 җитәкче бар. Журналистлар хокукларын яклаучы оешма бу исемлекнең елдан-ел үсүенә игътибар итә. Русиядә журналистларны кешегә санамаган, ирекле матбугат үсешенә аяк чалган җитәкчеләр арасында ике кеше – хәзерге премьер-министр, инде киләсе атнада Русиянең президенты булачак Владимир Путин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров аталган.

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләренең мәгълүмат чаралары белән мөнәсәбәтләре нинди? Алар үзләренә карата тәнкыйтькә ничек карый һәм матбугат иреге үсешен хуплыймы?

Русия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең Башкортстандагы хәбәрчесе Азамат Салихов:

"Хәмитов килгәч, ул үзен демократик сәясәтче буларак күрсәтте, ул алдан килешмичә интервью бирә иде. Әмма тора-бара кайбер темаларга мәгълүмат бирү бик авыр була башлады. Аның тирәсенә мәгълүмат сәясәтен чикләгән кешеләр җыелды, алар президентка да йогынты ясый башлады, күрәсең. Хәзер инде барлык темаларны да җиңел генә яктыртып булмый. Соңгы мисал – түрәләрнең кыйбатлы машиналар алуы белән бәйле булды. Белүегезчә, Урман авылында корал саклагычы шартлап кешеләрнең йортлары җимерелде. Аларга әле дә акча түләнмәгән. Акча юк дип килгән андагы түрәнең үзенә 3 миллион сумга машина алырга җыенуы ачыкланды. Белүемчә, моны ачыклаган журналистларга бу хакта язу-сөйләү тыелды. Ирекле мәгълүмат бары тик интернетта".

Биш еллап Уфада ягулык ширкәтләренең берсендә матбугат хезмәтендә эшләгән журналист, Башкортстан һәм Русиянең журналистлар берлеге әгъзасе Илшат Җиһаншин:

"Элекке вакытлар, 5-6 ел элекке вакыт белән чагыштырганда, хәзер кайбер басмалар күпкә иреклерәк. Барысы да түгел, кайберәүләр элеккечә үзләрен ниндидер кысаларда тота. Ирекнең күбрәк булуы президентлыкка Рөстәм Хәмитовның килүенә бәйлеме, яки басмаларда эшкә яңа хезмәткәрләрнең килүенә бәйлеме бу – ансын әйтә алмыйм, чөнки мин инде биш еллап зур ширкәтнең матбугат хезмәтендә эшлим, бу бөтенләй башка дөнья бит. Ләкин икесе дә булырга мөмкин. Иркен атлап киткән басмалар бар, укырга кызык басмалар бар.

Татарстан белән чагыштырсак, Казанда сүз һәм матбугат иреге дәрәҗәсе яхшырак кебек күренә, әмма чынбарлыкта бу Татарстанда журналистларның көчлерәк, тәҗрибәлерәк булуына гына бәйле. Анда сүз иреге яхшырак димәс идем”.

“Эфир” телевидениесенең хәбәрләр бүлеге башлыгы Шамил Садыйков:

“Рөстәм Миңнеханов бит ул – гади авыл кешесе, аның кеше белән аралашу формасы да, эчтәлеге дә бик гади. Үзенә каршы тәнкыйтькә аннан агрессия күргәнем юк. Сәбәбе – мөнәсәбәтнең позитив һәм гади булуындадыр, дип уйлыйм. Татар кешесе шулай аралаша бит инде ул. Шәхсән минем өчен Татарстанда тыелган, сөйләргә ярамаган бер тема да юк. Әлбәттә, журналист этикасы бар. Дини, милли мәсьәләләргә килгәндә, шәхси тормыш, балаларның мәнфәгатьләре турында сөйләгәндә этика дигән әйбер бар. Әмма административ яки сәяси темаларда тыелган әйбер юк. Мактанырга теләмим, ничек бар – шулай әйтәм”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG