Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Осама бин Ладен архивыннан 17 документны җәмәгатьчелеккә чыгарды


Осама бин Ладен архивыннан 17 документ АКШ хәрби академиясенең терроризмга каршы көрәш үзәге сәхифәсенә куелды. Бу документлар моннан бер ел элек Пакстан башкаласыннан ерак булмаган бин Ладен яшәгән урынга һөҗүм вакытында кулга төшерелгән.

Сәхифәгә куелган документларда 2006 елның сентябреннән алып 2011 елның апреленә кадәр бин Ладенның “Әл-Каидә” лидерлары белән язышкан сүзләре тупланган. Бин Ладен хатларында җиһад идеологиясенең ислам дөньясында теләктәшлек югалтуга шөбһәләнү бар. Шуңа күрә ул мөселман дәүләтләрдә террор гамәлләреннән тыелырга чакыра.

2011 ел башында гарәп дөньясын чолгап алган халык күтәрелешләрен бин Ладен “коточкыч вакыйга” дип атый.

Бу атнада АКШ президентының терроризмга каршы көрәш киңәшчесе Джон Бреннан бин Ладен йортында кулга төшерелгән документларның “Әл-Каидә” башлыгын юк итү Кушма Штатлар иминлеген ныгытуга йогынты ясаганлыгын тагын бер кат раслый, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG