Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Милли Мәҗлесе Тимошенконы ачлык чарасын туктатырга чакырды


Кырымтатар Милли Мәҗлесе төрмәдә үзенә каршы көч кулланылуына ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенконың сәламәтлеге өчен борчылып ачлык чарасын туктатырга чакырды. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу имзалаган әлеге мөрәҗәгатьтә Тимошенкога теләкләшлек белдерелә.

“Бүгенге көндә бөтен демократик җәмәгатьчелек сезне яклый һәм Украинада оппозициягә каршы кылынган барлык канунсызлык һәм башбаштаклыкны туктатуны таләп итә”, диелгән Мәҗлес белдерүендә.

Мостафа Җәмилоглу Тимошенконы “Украина һәм бу илдә яшәгән кырымтатар халкының киләчәге хакына үз сәламәтлеген сакларга һәм ачлык чарасын туктатырга” чакыра.

Украинаның Киев, Днепропетровски, Львов һәм Кривой Рог шәһәрдәрендә Тимошенкога теләктәшлек белдереп аның дистәләгән тарафдары шулай ук ачлык игълан итте.

Җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко узган атнада Харьков төрмәсендә үзен сакчылар кыйнавын әйткән иде. Тимошенко шулай ук ачлык игълан итүен дә белдерде.
XS
SM
MD
LG