Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Ана теле бәйрәме үтте


“Мин татарча сөйләшәм” чарасында
“Мин татарча сөйләшәм” чарасында

Апрельнең соңгы көнендә Омскида Габдулла Тукайның туган көненә багышлап Ана теле бәйрәме – “Мин татарча сөйләшәм” чарасы үткәрелде. Шәһәрнең милли-мәдәни мохтарияте яшьләре Ана теле бәйрәмен бишенче мәртәбә оештырды.


Омскида “Мин татарча сөйләшәм” чарасы узган елдагы кебек «Ял һәм мәдәният паркы»нда үтте. Паркның үзәгендә урнаштырылган сәхнәдә ике сәгатьтән артык татар җырлары яңгырады, биюләре күрсәтелде. Алып баручылар Наилә Абдуллина белән Виталий Чумаров төрле уеннар, бәйгеләр оештырганнар иде, аннан тыш зур булмаган сәхнә күренешләре дә тәкъдим иттеләр.

“Үзен татар дип санаган һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш! Беренче чиратта ни өчен кирәк соң туган тел? Хәзер без аны сезгә күрсәтергә тырышырбыз”. Шундый сүзләр белән башланган сәхнә күренешендә егетләргә кызлар белән танышу өчен тел белүнең зарурлыгы күрсәтелде.

Бәйрәмгә җыелган кызлар һәм егетләр уеннарда теләп катнаштылар, араларында татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә булса да, аерым сүзләрне рус теленнән татарчага бик актив тәрҗемә иттеләр, төрле шаян биремнәр үтәделәр.

Габдулла Тукайның иҗатын белүчеләр чамалы булды, шулай да “Туган тел” шигырен яттан сөйләүче табылды.

Татар теле бәйрәменә рәсми даирәләреннән шәһәр хакимияте милли-мәдәни һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлегенең әйдәп баручы белгече Андрей Казанцев килгән иде. Ул халыкны сәламләп кыска гына нотык тотты.
XS
SM
MD
LG