Accessibility links

Дөньяның иң кыйбатлы рәсемнәре


Эдвард Мункның “Кычкыру” рәсеме ачык аукционнарда сатылган иң кыйбатлы әсәр булса да, иң кыйбатлы рәсем Катарда.

Бу атнада Норвегия рәссамы Эдвард Мункның “Кычкыру” исемле әсәре дөньяда ачык аукционнарда сатылган иң кыйбатлы рәсем булуарак киңкүләм мәгълумат чараларының игътибарын җәлеп итте. Sotheby’s аукционында ул 120 миллион диярлек долларга сатылды.

1893-1910 елларда цикл буларак язылган, дүрт әсәрнең берсе шулай итеп Мункка моңарчы аукционнарда иң кыйбатлы рәссам булган Пикассоны узарга ярдәм итте.

Мункка бу рәсемне язу идеясе, көндәлегендәге язмаларга караганда, 1882 елда дуслары белән барганда офыктагы кызыл күкне күргәч килгән.

“Кояш бата иде, күк кан төсенә керде. Мине сагыш басты. Бик нык арган хәлдә мин зәңгәр караңгылыкта басып тордым. Фьордны (шул урындагы диңгез култыгы) һәм шәһәрне ялкын ялмап алган иде” дип язып калдырган Мунк.

Әмма бу әсәр әлә дөньяда сатылган иң кыйбатлы рәсем була алмады. Аукцион аша түгел, ә хосусый алыш-бирештә былтыр Катар патшасы гаиләсенә Поль Сезанның “Карта уйнаучылар” рәсеме 250 миллион долларга сатылган дип хәбәр ителгән иде.

Дөньяда иң кыйбат бәягә сатылган рәсемнәрнең берничәсенә күз салып үтик.
XS
SM
MD
LG