Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

Уфада Мәскәүгә “Миллионнар маршы”на юл алган активистлар тоткарланган


Уфада полиция Мәскәүгә “Миллионнар маршы” чарасына юл алган кимендә 10 активистны тоткарлаган.

Хәбәрчебез белдерүенчә, полиция шәһәр вокзалында алдан планлаштырылмаган өйрәнүләр үткәргән, бөтен пассажирларны да аннан чыгарган һәм активистларны тоткарлаган. Аларның барсын да полиция бүлегенә алып килгәннәр.

Мәскәүгә чарага җыенган активистларга башка шәһәрләрдә дә басым ясаулары турында хәбәрләр килә. Аларны листовкалар таратканда тоткарлыйлар һәм куркыталар.

Бүген Мәскәү мэриясе Якиманка урамында йөреш һәм аннан соң Сазлык мәйданында митинг үткәрергә рөхсәт итте. Катнашучылар биш меңгә җитәргә мөмкин дип гариза биргән иде.

Президент сайлау нәтиҗәләренә протест белдереп 10 мартта үткән митингта "Миллионнар маршы"ның булачагы игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG