Accessibility links

Иранда пралментка сайлауның икенче туры үтә


Сайлау Тәһранда һәм тагын 33 сайлау бүлгеләрендә үтә. 290 намзәттән 65 депутат сайлана.

Мартта үткән беренче тур сайлауда күпчелекне консерватив көчләр алган иде. Алар илнең рухани лидеры Али Хаменеи тарафдарлары. Беренче турда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗад тарафдарлары зур унышсызлыкка очрады.

Белгечләр Әхмәдиниҗад үзенең икенче президентлык вакыты ахырында җитди кыенлыкларга юлыгачак дип белдерә. Көндәшләре Әхмәдиниҗадны илдә икътисад үсеше акрынаю һәм инфляция артуга да җаваплы дип белдерә.
XS
SM
MD
LG