Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар рәссамы күргәзмәсе ачылды


Наил Байбурин
Наил Байбурин

Уфада М.В.Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеенда танылган татар рәссамы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Наил Байбуринның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды. Үзенең 55 яшьлек юбилеена багышлап оештырган күргәзмәсенә автор кырыктан артык иҗат эшен урнаштырган.


Башкортстанның атказанган рәссамы Наил Байбурин – милли рухлы рәссам. Үзе Уфада туып үссә дә, нәсел тамырлары татар халкының мәшһүр язучысы Әмирхан Еники дөньяга килгән авылга – Благовар районының данлыклы Каргалы авылына тоташа. Кечкенәдән рәсем төшерү маһирлыгы булган малай киләчәктә рәссам булырга хыяллана. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Наил Байбурин күпкырлы талант иясе. Рәссам булу өстенә ул режиссер да, әдәби әсәрләр дә яза. Озак еллар Башкортстан курчак театрында рәссам һәм режиссер булып эшләде ул. “Чыңгыз хан” татар рәссамнары төркеме белән бергә төрле күргәзмәләрдә катнаша һәм рәсем сәнгате тамашалары – перформэнслар да оештыра. Каргалы авылы янындагы тауларда да берничә кызыклы тамаша әзерләп, андагы халыкны таң калдырган иде Наил Байбурин.

Әле Уфадагы иң затлы сынлы сәнгать үзәге – М.В.Нестеров исемендәге дәүләт музеенда оештырылган чираттагы шәхси күргәзмәсенә талантлы рәссам кырыктан артык иҗат өлгеләрен куйган. Өч бүлмәдә урын алган әсәрләр арасында сынлы сәнгать әсәрләре дә, скульптура үрнәкләре дә, агачтан, тимердән һәм тукымадан эшләнгән искиткеч матур эшләр дә бар.

“Әлеге күргәзмәмне әти-әниемнең туган ягына, ата-бабалар рухына багышладым”, ди Наил Байбурин.

Расих Әхмәтвәлиев
Расих Әхмәтвәлиев
Рәссамның күргәзмәсе тантаналы шартларда ачылды. Анда сынлы сәнгатьне сөючеләр дә, танылган рәссамнар да, яшь иҗатчылар да килгән. Алар авторның әсәрләренә югары бәя бирә. Берничә ел Франциядә яшәп иҗат иткән татар рәссамы Расих Әхмәтвәлиев сүзләренчә, Наил Байбурин хәзерге заман сулышын да тоеп иҗат итә, шул ук вакытта милли рухны да онытмый. “Шуның белән үзенчәлекле дә аның иҗаты”, ди Расих әфәнде.

Наил Байбуринның әлеге күргәзмәсе Нестеров исемендәге музейда бер ай дәвамында эшләячәк. Ә алда һәрчак эзләнүдә булган талант иясе тамашачыларны яңа ачышлар һәм кызыклы башлангычлар белән куандырачак.

Наил Байбурин әсәре
Наил Байбурин әсәре
Наил Байбурин әсәре
Наил Байбурин әсәре
Наил Байбурин әсәре
Наил Байбурин әсәре
XS
SM
MD
LG