Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

1980нче елларда Камаз ширкәте гөрләп эшләгән заманнарда Чаллыда КамПИ – Кама политехника институты ачыла. Бу уку йортының төп максаты – шушы төбәктәге ширкәтләр өчен югары белемле белгечләр әзерләү була. Менә 30 елдан соң әлеге уку йорты үзенең мөстәкыйльлеген югалтты.


КамПИ дистә елдан артык студентларга совет икътисады белеме биреп килде. Аннан соң Чаллының үзендә, Түбән Камада, Алабугада, Әлмәттә, Кама аръягында дистәләрчә югары уку йортлары ачылды. Заманга ярашлы эшләү максатыннан КамПИ исемен алыштырды һәм инженер икътисад (экономика) академиясе – ИНЭКА исемен алды. Бу академиягә хәзер тагын исемен үзгәртергә туры киләчәк.

Быелның 27 апрелендә Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко Чаллының иң зур уку йорты булган ИНЭКАны Казан федераль университетына кушу турындагы боерыкка кул куйды. Шушы боерыктан соң Чаллыда шактый борчулы вазгыять күзәтелә башлады. Чөнки биредә 12 меңнән артык студент укый, аларга бер мең чамасы мөгаллим белем бирә.

Фурсенко боерыгы дөнья күрүгә, Чаллы академиясе укытучыларының өчтән ике өлеше кыскартыла, хезмәт хаклары киметелә дигән сүзләр дә таралды.

Гыйльми шура җыены, 3 май 2012

Гыйльми шура җыены, 3 май 2012

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен 3 май көнне Чаллыга КФУ ректоры Илшат Гафуров килде. Ул биредә гыйльми шура җыенында катнашты. Шура утырышында Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев катнашуы турында да белдерелгән иде. Ләкин ул очрашуда булмады.

Шунысын да искәртергә кирәк, Камаз генераль директоры Сергей Когогин Татарстандагы югары мөнбәрләрдән Чаллыдагы инженерлык академиясенең заман таләпләренә җавап бирмәве, аны КАИ белән берләштерү турындагы фикерләрен белдереп килде. Ничек кенә булмасын, хәзер инде Чаллы академиясе юк.

“Уку йортларын зурайту кирәкле эштер. Ләкин һәр эшнең тәртибе бар. Ярты миллионлы Чаллыны югары уку йортыннан мәхрүм итү бик начар. Филиал – филиал инде ул. Русиядәге филиалларның күбесендә укыту дәрәҗәсе бик түбән. Мин кушуны дөрес түгел дип саныйм. Гыйльми шура да моңа каршы чыкты. Коллективны, шәһәр җитәкчеләрен дә тыңламадылар дип уйлыйм.

Әсфәндияр Хәйруллин (с) һәм Рамил Хәлимов

Әсфәндияр Хәйруллин (с) һәм Рамил Хәлимов

Казанда 15 ләп институт, бездә берәү дә калмады. Шуның белән мөстәкыйльлек тә бетте. Сергей Когогинның хыялы тормышка ашты. Бу уку йорты нигә аңа ошамады, белмим. Бәлки монда ИНЭКАның да гаебе бардыр. Бу эшне әлеге уку йортын ныгыту ягыннан карап та башкарып була иде”, диде безгә академиянең элекке ректоры, хәзерге вакытта биредә шәрәфле президент булган профессор Әсфәндияр Хәйруллин.

“80нче еллардан бирле төпле генә эшләп килүче бу академиянең үз традициясе, нәтиҗәләре бар иде. Шуңа филиалга әйләнүе берьяктан кызганыч. Икенчедән, Русия күләмендә уку йортларын берләштерү бара. Бу берләшүдән шәһәр, укытучылар, студентлар өчен мөмкин булган кадәр файда булырга тиеш”, дип саный Чаллы хакиме урынбасары Рамил Хәлимов.

КФУ ректоры Илшат Гафуров әлеге җыелышта укытучыларны кыскартулар булмасына, хезмәт хакларының кимемәячәгенә ишарә ясады. Аның белдерүенчә, 2011 елда ИНЭКАда уртача хезмәт хакы 30 меңнән артык булган. Бу саннарны ишеткән укытучылар аңа көлүләр, гөҗләү белән җавап бирде. Ләкин бу канәгатьсезлекләр Гафуровка түгел, ИНЭКАның хәзерге җитәкчелегенә юнәлгән булгандыр.

Җыелышта академияне тулысынча ябып, яңа исем белән эшләтә башлау һәм яңа җитәкчелек сайлау вакыты 7 айга кадәр сузылырга мөмкин диелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG