Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Татарстан мәктәпләрендә дөнья диннәре укытыла башлый


Татарстан диния нәзарәтендә үткән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүе

Татарстан диния нәзарәтендә үткән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүе

Бу уңайдан Татарстан диния нәзарәтендә әлеге дәресләр һәм көтелгән нәтиҗәләр турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.

Бу дәресләр, Русиядәге традицион дин әһелләренең Русия җитәкчелегенә гозере нигезендә укытыла башлаячак. Шул нисбәттән әлеге дәресләр ике ел буена Русиянең 19 төбәгендә тэҗрибә узган. Ата-аналарга “Ислам”, “Православ”, “Яһүди”, “Будда” диннәре нигезләре, “Дөньяви этика нигезләре”, “Дөнья диннәре тарихы” модульләре тәкъдим ителгән.

Тәҗрибә нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ата-аналарның 40 проценттан артыгы үз балаларына “Дөньяви этика нигезләре” укытуны өстен күргән. Быел Татарстанда әлеге дәрес белән беррәттән, “Дөнья диннәре тарихы” дәресе исеме астында бары тик ике модуль генә укытылачак. Бу дәресләр 4-5 сыйныфларда керәчәк.

Әлеге уңайдан 4 майда Татарстан диния нәзарәтендә бу дәресләрне тормышка ашыру рәвешләре һәм көтелгән нәтиҗәләргә багышланган түгәрәк өстәл утырышы үтте.

Әлеге Русиякүләм яңалыкка Татарстан мәктәпләре ни дәрәҗәдә әзер, китаплар һәм укытучылар санында кытлык булмасмы, дигән һәм башка сорауларга җавапларны түгәрәк өстәл утырышында табып булмады, чөнки бу чарага Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре чакырылган булса да, алар килмәгән булып чыкты. Шулай ук яһүди дине вәкилләре дә бу утырышта катнашмады.

Ирекле фикерләшү рәвешендә барган утырышта Казандагы будда үзәге президенты Оскар Брейдман әйтүенчә, балаларга кече яшьтән нинди дә булса дин дәресен укыту дөрес түгел.

Брейдман, “Бала үсә төшкәч нинди дин нигезләрен өйрәнүне үзе сайлап алырга тиеш”, дигән фикер белдерде.

Татарстан Диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Ягъкуб аның бу фикеренә каршы чыкты. Чарадан соң Азатлык хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Вәлиулла хәзрәт бу фикергә каршы чыгуына ачыклык кертте.
Вәлиулла хәзрәт сүзләренчә, татар халкын саклап калу, аңа хас рухилыкны тәэмин итү өчен балага кечкенә яшьтән үк ислам динен сеңдерергә кирәк. Әгәр балага традицион дин турында мәгълүмат бирелмәсә, ул баланы алга таба башка дини агымнарга эләктерү җиңелрәк булачак. Ә будда дине вәкиле нәкъ менә шуны күздә тотып үз фикерен әйтте, дип белдерде ул.

Вәлиулла Ягъкуб гомумән урта мәктәпләрдә яңа курс кертүне хуплап чыкты. “Быелга бу курсның ике модуле керә торсын, алга таба башка модульләрен дә укыта башлау мөмкин булачак. Әлегә мәгариф түрәләре дә, кирмәндәгеләр дә, дөньяви кешеләр дә бу курсларга шикләнеп, шөбһәләнеп карый. Әмма диннән шөбһәләнмәскә кирәк, динне белеп үскән баланың тәртибе дә яхшы була”, дип белдерде ул утырышта.

Русия ислам университеты ректоры, галим Рәфыйкъ Мөхәммәтшин фикеренчә, диннең мәктәпләргә үтеп керүенә табигый күренеш буларак карарга кирәк.
“Чөнки җәмгыятькә дин әйләнеп кайтты. Әмма ата-аналарны дин нинди рәвештә укытылачак һәм аның нәтиҗәләре нинди булыр, дигән проблем борчый. Аннан соң ата-ана, әгәр мин балама үземнең бабам тоткан динне укыта башласам, аңа карата башка балаларның мөнәсәбәте үзгәрмәсме икән, дип тә борчыла. Ата-аналар дин белеме бирелә башлагач, сыйныфның бүлгәләнүеннән дә куркалар.

Шулай ук, бүгенге көннән диннәр укыту өчен мәктәп гомумән әзерме икән соң? Чөнки мәктәп – бүгенгә кадәр дөньяви булды. Мәктәптә табигать фәннәре Чарльз Дарвинның эволюция теориясенә корылган. Бер дәрестә әлеге теория буенча белем биреп, икенче бер дәрестә кешене Аллаһы Тәгалә яралткан дип укыту башланса, аның нәтиҗәсе нинди булачак, дигән мәсьәлә дә ата-аналарны борчый. Бу, әлбәттә, безне дә борчый. Без бу курсларны мәктәптә балалар әхлаклырак булсын дип кертәбез. Ә моның нәтиҗәсе Балтач районындагы бер мәктәптә әхлак нигезләре укытыла башлагач бик яхшы күренде”, дип белдерде ул.

Түгәрәк өстәлдә сүз, гомумән, урта мәктәпләрдә дин дәресләрен укытачак мөгаллимнәр әзерләү, алга таба “Ислам”, “Православ”, “Будда” һәм “Яһүди” дине нигезләрен укыту мәсьәләләре, бу модульләрне сайлап алганда ниләргә игътибар итү кирәк, дигән темалар да сөйләшенде. Шулай ук киләсе очрашуларда Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләрен кабаттан чакырып мәсьәләләрне бергәләп тикшерү кирәклеге әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG