Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:34

Франциядә якшәмбе көнне үтәчәк икенче тур президент сайлауда социалист намзәт Франсуа Олланд җиңеп чыгар дип көтелә.

Тулырак гәүдәле, йомшак холыклы, күзлекле, 57 яшьлек Франсуа Олланд скутрда йөри һәм үзен “Нормаль әфәнде” дип атый.

Фикер белешүләр нәтиҗәләре булачак сайлауны дөрес чагылдырса, Олланд сайлауда җиңеп чыгачак һәм Франциянең соңгы 20 елдан артык чордагы беренче социалист президенты булачак.

22 апрельдә сайлауның беренче турында Олланд 28,6 процент, үзенең төп көндәше, хакимияттәге президент Николя Саркозидан аз гына күбрәк тавыш җыеп икенче турга үтте.

Төрле фикер белешүләр нәтиҗәсе аның икенче турда җиңелсә сәясәтән китәчәген әйткән урта-уңчы Саркозидан 6-10 процент күбрәк тавыш җыячагын күрсәтә.
Франциядә 1981 елдан бирле яңадан сайланырга җыенган бер генә президентның да оттырганы юк иде әле.

Сайлаучылар алдында Олландның шундый популяр булуын нәрсә белән аңлатырга? Бәлки беренче чиратта аның Николя Саркози булмавы беләндер.

Николя Саркози

Николя Саркози

Франциянең “L’Express” атналык журналы мөхәррире Кристиан Макариан: “Без Франсуа Олландның булырга мөмкин җиңүен аның Саркозиның киресе булуы белән бәйләп карарга тиешбездер. Франсуа Олландка һәртөрле анализ башлаганчы шуны истә тотарга кирәк: Николя Саркози эшчәнлегеннән һәм аның шәхесеннән күңел кайту һәм хәтта бәлки аны тулысынча кире кагу социалист намзәт файдасына эшли” ди.

Олланд үзе бу сайлауны “китүче президенттан котылу дип атый. Саркозиның тыйнак булмаган тормыш рәвеше һәм артык зур вәгъдәләр бирүе инде күп кенә сайлаучыларны туйдырды. Моны аңлап алган Олланд үзенең сайлау көрәше шигаре итеп «Үзгәрешләр - хәзер» дигән шигарьне күтәрде.

Аның сайлау алды көрәшендә икенче тема исә гаделлек. Ул президентның хезмәт хакын өчтән бергә киметергә һәм дәүләт башлыгының мәхкәмә кагылгысызлыгы хокукын бетерергә вәгъдә бирде.

Франсуа Олланд

Франсуа Олланд

Беренче турдагы җиңүеннән соң Олланд чыгыш ясап: «Үзгәрешләр инде хәзер бара. Бернәрсә дә, кабатлап әйтәм, бернәрсә дә аны инде туктата алмый. Хәзер ул Франция халкыннан тора. Сайлау бик гади: йә илне бүлгән китүче президент белән уңышка ирешә алмаган сәясәтне дәвам итү, йәки берләштерүче президент белән гаделлек нигезендә илне торгызу», диде.

Артык җете Саркозидан аермалы буларак Олланд үзенең сәяси карьерасында нигезле рәвештә армый-талмый эшләү белән күтәрелде.

Икътисадка килгәндә исә, Саркозиның бәхәсле эшчәнлеге – бурычларның тулаем җитештерү күләменең 90 процентыннан артып китүе һәм эшсезләр санының 3 миллионга җитүе (1999 елдан бирле иң зур эшсезлек) аның популярлыгы төшүгә шулай ук өлеш кертте.

Олландның икътисад өлкәсендә тәҗрибәсе булмаса да, күпләр аны илне икътисадый давылдан алып чыгарлык ышанычлы идарәче итеп күрә.

Олланд Францияне рецессиядән каты экономияләү түгел, ә үсеш коткарачак дигән фикердә. Ул шулай ук яңа эш урыннары булдыруны финанслау өчен байларга салымнарны арттырачагын белдерде. Елына бер миллион евродан артык акча эшләүчеләр 75 процент салым түләргә тиеш булачак. Телевидение аша «Мин байларны күралмыйм» дип әйткән Олланд финанс спекуляцияләрен авызлыкларга да вәгъдә бирде.

Олландның бу сүзләре эшсезлек һәм Саркозиның экономияләү сәясәтеннән зур зыян күргән күп кенә сайлаучыларның фикере белән тәңгәл килде.

Париждагы Сәяси тикшеренүләр университетының халыкара мөнәсәбәтләр белгече, профессор Кристофер Бикертон: «Каты экономия сәясәте бурычларны киметү түгел, арттыра гына һәм халык иң мөһиме үсеш икәнен аңлый. Шуңа күрә бу яктан караганда, социалистлар отышлы хәлдә дияр идем», ди.

Олландның йомшак якларының тагын берсе – аның хөкүмәт эшләрендә тәҗрибәсе булмау. Коррез район шурасын җитәкләүче Олланд дистә елдан артык Социалист фирка башлыгы да булып торган кеше буларак ил халкына инде күптән яхшы таныш. Әмма аның беркайчан да хөкүмәт эшләрендә катнашканы юк һәм аны илдән читтә бөтенләй белмиләр диярлек.

Әмма нәкъ менә аның илкүләм сәясәттә яңа шәхес булуы аңа күп кенә тафардарлар тупларга ярдәм итте. Бигрәк тә яшьләр аны үзгәрешләр китерүче итеп күрә.

«Бар Европа буйлап моңарчы хөкүмәттә эшләмәгән яңа буын җитәкчеләр, Франциядәгедән күпкә яшьрәкләр килә. Һәм бу нормаль күренеш дип карала. Бары тик Франциядә генә президентлыкка намзәт хөкүмәттә мөмкин булган барлык вазифаларда эшләп караган булырга тиеш. Шуңа күрә ахыр чиктә президентлыкка килгәндә инде анда бернинди яңалык калмый. Бу яктан Франсуа Олланд бик нык аерыла», ди Макариан.

Олландның Саркозидан тагын бер зур аермасы аның чыгышы белән мөһаҗирләрдән булганнарны һәм ярлы бистәләрдә яшәүчеләрне үз ягына җәлеп итәргә тырышуы. Заманында Париж тирәләрендәге бистәләрне су сиптереп юк итәргә вәгъдә иткән Саркозины урыннарда инде күралмыйлар.

Саркози исә, киресенчә, уң канат сәясәтче Марин Ле Пен беренче турда өченче урын алып уңышка ирешкәннән соң үз чыгышларында ватанпәрвәрлек төсмерләрен арттырып җибәрде, ил чикләрен ныгытырга чакырды, глобальләшүдән француз яшәү рәвешенә янаган куркынычлар турында кисәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG