Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:31

Русия төбәкләрендә "Миллионнар маршына" баручыларны тоткарлыйлар


Русия төбәкләрендә хакимиятләр Мәскәүдәге "Миллионнар маршында" катнашырга теләүчеләрне Мәскәүгә җибәрми.

Сул фронт координаторы Сергей Удальцовның хатыны Анастасия Удальцова әйтүенчә, Уфадан һәм Әстерханнан Мәскәүдә үтәчәк протест чараларына баручыларны тоткарлаганнар. Ул шулай ук Мәскәүгә кергәндә дә каршылыклар булуын әйтте.

Думадагы "Гадел Русия" депутаты Дмитрий Гудков Әстерханда "Миллионнар Маршына" баручы активистларның тоткарганлыгын белдерде.

Каспаров.ру сәхифәсе Ростов-Донда һәм Таганрогта да активистларның тоткарланганлыгын хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG