Accessibility links

Русиянең өч төбәгендә яңа губернатор расланды


Русиянең өч төбәгенең канун чыгару шуралары ил президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән намзәтләрне губернатор итеп раслады.

Сергей Ястребов Ярослав өлкәсенең, Валерий Зеренков Ставрополь өлкәсенең, Виктор Басаргин Пермь краеның губернаторы булды.

Кичә президент шулай ук Бурятиягә Вячеслав Наговицынны, Ленинград өлкәсенә Александр Дрозденконы губернатор итеп тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG