Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкала террор һөҗүмендә шикләнелүче ике кешенең исеме аталды


Махачкалада 13 кешенең үлеменә китергән террор һөҗүмен кылуда шикләнелгән ике кешенең исеме игълан ителде.

Дагыстан башлыгы Магомедсалам Магомедов бу гамәлне кылуда элек Махачкалада яшәгән абыйлы-сеңелле Ризван һәм Муслимат Алиевлар шикләнелә диде.

Магомедов әйтүенчә, террор һөҗүмен оештыручылар билгеле, хәзер аларны эзлиләр.
Пәнҗешәмбе кичендә булган ике шартлаудан яраланганнарның 15 әле дә авыр хәлдә. Хастаханәләрдә барлыгы 60-тан артык яраланган кеше бар.

Корбаннарның кем булуы ачыкланган һәм алар җирләү өчен туганнарына тапшырылган. Бүген Дагыстанда матәм көне.
XS
SM
MD
LG