Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы икенче тур сайлауда Әхмәдиниҗат көндәшләре җиңә


Иранда парламент сайлауның җомга көнне узган икенче туры нәтиҗәләре президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат көндәшләренең җиңүен күрсәтә.

Иран киңкүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, икенче тур сайлауда Әхмәдиниҗатның көндәшләре парламентта 20 урын алса, тарафдарлары бары сигез урын гына алган. Тагын 11 урынны бәйсез намзәтләр алачак.

Икенче тур сайлауда барлыгы 65 урын өчен көрәш бара.

Март аенда үткән беренче тур нәтиҗәсендә Әхмәдиниҗатның көндәшләре 290 урынлы парламентта инде күпчелеккә ирешкән иде.

Парламент атом програмы кебек төп сәяси мәсьәләләрне контрольдә тота алмаса да, 2013 елда илдә яңа президент сайлауга тәэсир итә алачак.
XS
SM
MD
LG