Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама сайлау көрәшендә игътибарны эчке мәсьәләләргә юнәлтә


АКШ президенты Барак Обама Әфганстанда дистә елдан артык дәвам иткән сугыштан соң төп игътибарны илдәге эчке мәсьәләләргә юнәлтергә чакырды.

Оһайо һәм Вирджиния штатларында үзенең сайлау алды кампаниясен башлар алдыннан бүген атналык мөрәҗәгатендә Обама бу атнадагы Әфганстан сәфәрен искә алды. Кабул сәфәре барышында Обама Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән стратегик хезмәттәшлек килешүен имзалады һәм Усама бин Ладен үлеменең бер еллыгын искә алды.

“Әфганстандагы сугыш дулкыны кире борылды. Без Талибанны җимердек. Без Әфганстанда куәтле иминлек көчләре төзедек. Без әл-Каидә җитәкчелеген тар-мар иттек”, диде Обама.

Бүген Оһайода һәм Вирджиниядә Обаманың рәсми сайлау кампаниясе башланды.
Бу штатларның икесе дә ноябрь аендагы президент сайлауда аның җиңүе өчен мөһим штатлар санала.
XS
SM
MD
LG