Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путин инаугурациясенә каршы протест чарасы уза


Русиядә президент итеп сайланган Владимир Путинның иртәгә узачак вазифага керешү тантанасы алдыннан бүген оппозиция Мәскәүдә "Миллионнар маршы" исемле протест чарасы үткәрә.

Хакимият рөхсәте белән халык Зур Якиманка урамы буйлап узып Сазлык мәйданында митинг уздыра.

Русиянең төрле төбәкләреннән хакимиятләрнең активистларны Мәскәүгә протест чарасына җибәрмәве турында хәбәрләр килә. Мәскәүдәге протест чарасын хуплап Владивосток һәм Хабаровски урамнарына чыгучылар тоткарланган.
XS
SM
MD
LG