Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә икенче тур президент сайлавы үтә


Николя Саркози (с) һәм Франсуа Олланд
Николя Саркози (с) һәм Франсуа Олланд
Франциядә президент сайлауның икенче туры уза. Тавыш бирүдә 46 миллионнан артык кеше катнашырга мөмкин. Сайлаучылар күпләп килер дип көтелә.

Соңгы фикер белешүләргә караганда, беренче турда иң күп тавыш җыйган социалист Франсуа Олланд үз көндәше, хәзерге президент Николя Саркозидан 4 процентка күбрәк тавыш җыярга мөмкин.

Олланд икътисадый үсешне арттырырга һәм эшсезлекне киметергә вәгъдә итә.

Саркози исә "Көчле Франция" шигарен күтәрә. Ул мөһәҗирлек кануннарын кырыслатуны һәм француз яшәү рәвешен яклауны вәгъдә итә.

Беренче турда 18 процент чамасы тавыш җыеп өченче урын алган үтә уңчы Марин Ле Пен тарафдарларының һәм тугыздан артык процент җыйган уртачы Франсуа Байру тарафдарларының икенче турда кемне яклаячагы билгесез.

Икенче тур алдыннан Ле Пен бер намзәтне дә якламаячагын белдерде. Социологлар исә аның тарафдарларының 55 проценты Саркозины яклаячак һәм бары 19 проценты гына Олланд өчен тавыш бирәчәк дип фаразлый.

Сайлауның беренче нәтиҗәләре тавыш бирү тәмамлангач та, Казан вакыты белән кичке унда ук мәгълүм булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG