Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиядә президент, парламент һәм җирле сайлаулар уза.


Серб президентлыгына намзәт Томислав Николич тавыш бирә
Серб президентлыгына намзәт Томислав Николич тавыш бирә
Бүген Сербиядә президент, парламент һәм җирле сайлаулар уза. Президент сайлауда барлыгы 12 намзәт катнаша. Европа берлегенә йөз тотучы, хакимияттәге Борис Тадич белән социалист Томислав Николич бу сайлауда икенче турга чыгар дип көтелә.

Фикер белешүләр Тадичның бераз арттарак булуын күрсәтә. Аның абруе кимү беренче чиратта дөньядагы финанс кризисы нәтиҗәсендә илдәге икътисади төшенкелек белән аңлатыла.

Парламент сайлавында да Тадичның Демократик фиркасе Николичның Серб прогрессив фиркасеннән калышыр дип көтелә.

Шулай да аналитиклар Европа Берлегенә йөз тотучы көчләрнең дүрт ел элек булган кебек яңа коалицион хөкүмәт төзү мөмкинлеге милләтчеләрнекеннән зуррак дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG