Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция "Миллионнар маршы"на каршы көч кулланды


Мәскәү полициясе оппозиция митингындагыларны тоткарлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Мәскәүдә оппозиция митингы узарга тиешлен Сазлык мәйданы янында полиция протест белдерүчеләрне көч белән куып таратты.

​Сазлык мәйданында хәрәмләшүләр белән үткән сайлауда җиңгән Владимир Путинның президент булуына каршы митинг үткәрү өчен алдан рөхсәт алынган булса да, полициянең демонстрациячеләрне анда кертмәве бәрелешләргә китерде. Полициянең махсус бүлекләре халыкка каршы көч кулланды. Бәрелешләр зур этеш-төртешкә әверелә язды.

Оппозиция җитәкчеләре Сергей Удальцов, Алексей Навальный, Борис Немцовны һәм тагын йөзләрчә кешене полиция тоткарлаган. Эчке эшләр министрлыгы 450-ләп кешенең тоткарлануын белдерә.
Миллионнар маршы: полиция белән бәрелешләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Азатлык радиосының Сазлык мәйданындагы хәбәрчеләре белдерүенчә, «Сул фронт» координаторы Сергей Удальцов җитәкчелегендәге оппозиционерлар төркеме Зур таш күпер янында утырып протест белдерү чарасын үткәргән. Бүгенге протест чарасына чыккан башка күпсанлы кешеләр дә аларга кушылган. Аларның бу ризасызлыгы сәбәпле хакимият күперне ябарга һәм демонстрациячеләрне анда кертмәскә карар иткән.

Полиция демонстрациячеләрне күпердән читкә кысрыклый башлагач бәрелешләр чыккан һәм тоткарлаулар башланган.

Демонстрациячеләр полиция хезмәткәрләренә банкалар һәм шешәләр аткан, полиция резик күсәкләр белән җавап биргән һәм бик каты эш иткән.

Ике яктан да яраланучылар бар. Берничә кеше хастаханәгә салынган. Gazeta.ru хәбәр итүенчә, демонстрациячеләр ягыннан 17, полиция хезмәткәрләреннән 20 кеше яраланган.

Полиция белән бәрелешләргә бәйле рәвештә "киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру" һәм "хакимият вәкилләренә карата көч куллану" гаепләүләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Бу турыда Русия тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин белдерде. Бу матдәләр нигезендә ике һәм ун елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

Дума депутаты Илья Пономарев Азатлык радиосы хәбәрчесенә Борис Немцовның хулиганлыкта гаепләү нигезендә административ штраф җәзасына тартылу мөмкинлеген белдерде. Удальцов белән Навальныйга катырак җәза билгеләнергә мөмкин.

Мәскәү эчке эшләр идарәсе бүгенге бу чараларны алдан уйланылган провокация дип атады.

Протест чарасы Владимир Путинның 7 майда үтәчәк вазифага керешү тантанасы алдыннан аның гадел рәвештә сайланмаганлыгын һәм президент булырга тиеш түгеллеген белдерү өчен оештырылды.
XS
SM
MD
LG