Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия халкы парламент сайлый


Сүриядә бүген парламент сайлавы үтә. Соңгы дистә елда беренче тапкыр халыкның берничә фиркадән сайлау мөмкинлегенә ия. Узган ел президент Башар Әсад режимына каршы урам протестлары башланганнан соң Конституциягә бу хакта үзгәрешләр кертелде.

Парламенттагы 250 урынга җиде фирка исеменнән җиде меңләп намзәт дәгъва итә.

Оппозиция сайлауны "уен" дип атап халыкны тавыш бирүдә катнашмаска чакырды һәм үзләренең "альтернатив" парламентын оештыру нияте турында белдерде.
Сүрия оппозициясенең чит илләрдә яшәүче вәкилләре дә сайлауда катнашмаска чакырды.

Сүриянең үзендә көч куллану дәвам итә. Тарафларның атышларны туктату турында килешү кабул итүенә карамастан, көн саен хөкүмәт көчләре белән оппозиция арасында бәрелешләр турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG