Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Греция һәм Францияне килешүләрне үтәргә чакырды


Германия канцлеры Ангела Меркель, Грециянең сакчыл икътисади сәясәтне дәвам итүе “бик мөһим”, дип белдерде.

Меркель бу белдерүен якшәмбе көнне Грециядә узган сайлауда экономия чаралары хисабына зур халыкара кредит алуны яклаган ике сәяси фирканең җиңелүеннән соң ясады.

Шулай ук Германия канцлеры Франциянең яңа сайланган президенты Франсуа Олланд белән очрашырга теләгәнен әйтте. Олландның Германиягә 15 майга билгеләнгән инаугурациясеннән соң баруы көтелә.

Европа Берлегенең финанс елы турында барлык карарлар март аенда кабул ителгән, яңа президент Олланд аңа үзгәрешләр кертә алмый, диде Меркель.

Олланд бюджетны кысу һәм бурычларны киметү чаралары турында яңадан сөйләшергә теләгәнен белдергән иде. Меркель, “Франция белән Германия хезмәттәшлеге Европа өчен бик мөһим, барыбыз да Европаның уңышлы үсешен телибез”, диде.
XS
SM
MD
LG