Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Каргалының балалар бакчасына “Сөйкемле Шүрәле” килде


Каргалы балалар бакчасында "Сөйкемле Шүрәле" бәйрәме (1)
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Каргалы балалар бакчасында "Сөйкемле Шүрәле" бәйрәме (1)

Оренбур өлкәсе Татар Каргалы авылы балалар бакчасы сабыйлары Тукайны искә алып “Сөйкемле Шүрәле” исемле бәйрәм ясады.

"Гүзәл" исемле бакчада балаларның нинди милләттән булуы һәм үз аңы кечкенәдән тәрбияләнә. Тәрбияче Зөлфия Абдюкаева бәйрәм көнне дә балаларны, гадәттәгечә, татар телендә сәламләп каршы алды.

Бу көнгә балалар алдан әзерләнде. Алар үз яшьләренә туры килгән әсәрләрне, дөрестән дә, яхшы өйрәнгән, үзенчәлекле рәсемнәр, шагыйрьнең әсәр геройларыннан торган пластилиннан эшләнгән сыннар ясаган. Сабыйлар Тукай иҗатын шундый итеп күрә белгән.

”Гүзәл” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Тукайның әсәрләрен өйрәнеп, аларны тәрбиячеләре ярдәмендә сәхнәләштергән. Шуларның берсе ”Бала белән күбәләк” булды.

Тәрбиячесе Ләйлә Аллагулова: “ Без балаларны татар телендә тәрбияләргә тырышабыз, татар язучыларының әсәрләре белән таныштырабыз, җыр-биюләр өйрәтәбез”, диде.

Нәниләр сәхнәләштергән “ Шүрәле” әкияте – Тукайның “ Шүрәле”сеннән бөтенләй аерылып тора. Бу әкияттә балалар, киресенчә, “Шүрәле”не үзләре коткара. Бу алым инде тәрбиягә юнәлтелгән. Игътибар белән караганда, балалар киемнәрне дә, декорацияләрне дә театрныкына охшатып эшләгәннәр.

Милли киемнәр тегелгән, шигырь-биюләр өйрәнелгән. Шунысы да кызыклы, болар барысы да 3-4 яшьлек балаларның, тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең күмәк эшләре.
Каргалы балалар бакчасында "Сөйкемле Шүрәле" бәйрәме (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

Сабыйлар туган телебездә яхшы сөйләшүләрен, тәрбияче сорауларына аңлап җавап бирүләрен күрсәтте.

Туган телнең куллану даирәсен киңәйтү өчен тәрбиячеләр балаларны гореф-гадәтләребез, милли уеннарыбыз нигезендә тәрбияләргә омтылалар. Татар бакчасында моңа игътибар бар.

Тәрбиячеләр Ләйлә белән Зөлфия Җәүдәт кызлары – бертуганнар, шулай ук аларның әниләре дә тәрбияче булып эшләгән. Гореф-гадәтләребез бала күңеленә ныклап сеңеп калсын өчен бу эштә әти-әниләр, әби-бабайлар да актив катнаша. Милли киемнәр моңа мисал.

Менә шулай 150гә якын сабый туган телен өйрәнә, дөнья белән таныша. Язның матур көнендә “Гүзәл” балалар бакчасы сабыйларына, әйтерсең, сирень бакчасындагы табигать тә ярдәмгә килеп, матурлыкны күрергә өйрәтә.
XS
SM
MD
LG