Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Татар Каргалы авылыннан трактор белән Берлинга барып җиткән сугыш каһарманы Рәхмәтулла Хәялин турында истәлекләр.

Ул мәшһүр генерал да түгел, зур исемнәр алган очучы да, танкчы та түгел, ә гади тракторчы. Үз тракторы белән фашист оясына кадәр барып җиткән каһарман тракторчы. Ул – Татар Каргалы авылында туып үскән Рәхмәтулла Хәялин.

Бу дәһшәтле канкойгыч сугышта җиңүгә ахыргача үз өлешен керткән миллионнарча солдатның берсе – үз әтисе турында күренекле кино-телевидение операторы Рафаил Хәялин түбәндәгеләрне сөйләде:

"Үтте китте ул көннәр, еллар – сөйләсәң сүз генә кебек. Юк! Бу сүз түгел. Бу искә алу, узган елларны күз алдына китерү.

Мин күп еллар «Оренбург» дәүләт телевидениесендә эшләү дәверендә сугышта катнашкан, тылда, колхоз кырларында эшләүчеләрне илгә, дөньяга күрсәттем.

Ә менә бүген исә әтием Рәхмәтулла Әхмәт улы, әнием Мәдхия Шәрип кызы искә төште. Моңа нәрсә сәбәп булды? Шөпшә кулымны яндырып чакты. Кул гынамы, үткән язлар, авыр еллар, шушы әче авырту кебек, күңелне елатты. Кызгану, күпләрне кызгану хисләре...

Минем әти-әни генә түгел, бөтен ил утызынчы, кырыгынчы, илленче елларда балигъ булып яшәгән кешеләр барысы да күз алдында. Эшләре – илне саклау, яңадан төзү, туктаусыз эшләү. Аларга авыр инкыйлаб чорлары, ачлык еллары, колхоз оештыру туры килде. 1941 елда башланган сугыш һәм аннан соңгы катлаулы, озакка сузылган Сталинны мактау еллары.

Сүзем тракторчы, авылда яшәп, кояш күккә күтәрелеп, кичен баеганчыга кадәр эшләгән әтием турында. 22 июнь һәр кешене аптыратып, көтмәгәндә, кояшлы көн белән туды. Әтинең сүзләрен искә төшереп язам: "Егерме икесендә, кырда эшләгәндә – «сугыш башланды» дип килеп әйттеләр. Эштән туктадык. Иртәгәгә хәтле трактор әзер булсын, - диделәр. Көне буе, төне буе тракторның бар җирен карап, майлап хәзерләп куйдык. 23 июньдә юлга чыктык - өч ЧТЗ тракторы. Мин, Мусин Хәмит, Исламов Нурмөхәммәт. Сакмар күле янында туганнар, озатучылар җыелдылар."

Бу көн минем дә истә. Озатучылар арасында мине җилкәсенә утыртып алып китүче Галимә җиңги булган. Өч яшь ярымлык малайга гөрләп эшләп торган зур тракторларны күрү үзе бер яңалык бит инде. Җәй урталарында бәрәңгелеккә барышлый шул урыннан үтә идек. Мин: «Әби, менә шушы җирдән тракторлар сугышка киттеләр», - дип күрсәтә идем. Чөнки трактор чылбыры үткән урындагы каз үләннәре саргаеп, кибеп яталар иде.

Әти тагын боларны сөйләгән иде: "Берничә көннән Мәскәүгә килеп төштек. Мине Кремльне саклаучы аерым зенит полкына беркеттеләр. Зенит батареяларына снаряд ташу минем эш иде. Июль башыннан 1942 елга хәтле Кремльнең тирә-ягын әйләнеп йөрдем. Кызыл мәйданнан көненә дүрт-биш мәртәбә үтә торган идем. Шуңа күрә Кызыл мәйданның һәрбер почмагы миңа билгеле. Фронт көнбатышка күчкән саен, мин дә трактор адымы белән көнбатышка атладым.

Менә һаман да истә әле кышкы бураннар. Юлда туктап калган вакытлар булды. Чыршы ботакларын сындырып алам да, трактор астына җәеп салам. Шунда трактор астында йоклап, ял иткән вакытлар да булды.

Бервакыт миңа суга барырга туры килде. Кулдагы ике чиләкне тутырып су алдым да, киләм шулай. Гөрләп, дөбер-шатыр килеп, күк йөзендә немец самолеты пәйда булды. Мин, чиләкләрне ташлап, бер чокырга сикердем. Очып китте теге нәрсә. Чиләкләр янына бардым. Ике чиләк тә пулялар тиеп тишелеп беткән. Кайттым сусыз, тишек чиләкләр күтәреп. Шаяртыпмы-чынлапмы: «Порча военного имущества – трибунал!» - диләр. Шаярту булды инде бу, сугыш бит. Трактор адымы белән СССР дип язылган ил чигенә барып җиттем..."

Әтинең кызыгып сөйләгәне Польша иде: "Краков шәһәрендәге гыйбадәтханәләрдә аларның орган музыкасын тыңларга ярата идем. Ул орган музыкасы күңелне бу сугыш барган ачы тормыштан алып китеп, күкләргә күтәреп, Аллаһы Тәгалә чишмәләрендә юып, чайкап, кире сиңа кайтарган кебек. Менә шундый искиткеч тирән мәгънәле музыка ул орган. Шулай трактор адымы белән, Мәскәүдән алман җиренә җиттек", дип сөйләгән сүзләре хәтердә.

Әтинең үзенчә фәлсәфи уйлары да бар иде: "Сугыш дүрт ел барды. Тизрәк бетереп булыр иде, әгәр зур хуҗалар, ил башлыгы уйлаган булса. Яхшы техника һәм алдан әзерлек булса. Ату, менә сиңа – җир сөргән трактор белән сугышка бар инде. Шуңа күрә бу сугыш шулай озакка сузылып, күп корбаннар белән бетте. Бу – трактор адымы белән шулай озакка сузыла", дип үз уйлары белән уртаклаша иде.

Сугыштан соңгы елларда бүләк итеп биргән «Кызыл Йолдыз» ордены, «Мәскәүне саклаган өчен», «Германияне җиңү өчен» медальләре – безгә, Флера сеңелем белән миңа, ялтыравыклы уенчык булдылар. Кан түгеп, газапта алынган бүләкләр. Менә хәзер генә беләм – зур байлык инде алар.

Утыз икенче елдан тракторчы булып эшләгән әтиебез 1973 елга хәтле трактор кабинасыннан төшмәде. Сугыш елымы, яз килүгә колхоз эшләреме, бер көн дә калдырмыйча, үз өстенә алынган бурычларны җиренә җиткереп эшләде.

Әтинең азаккы сүзләре: «Күп эшләдем, күп яшәдем, гакыл җыеп булмады!» - дип, бу якты дөньядан китте. Кызганабыз, искә алабыз – Русиядә дөнья шулай барган", дип сүзен тәмамлады Рафаил Хәялин.

XS
SM
MD
LG