Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

Кырымтатарлары БМОда ачылган Җирле халыклар форумында катнаша


Кичә АКШның Нью-Йорктагы башфатирында Җирле халыклар мәсьәләләрен тикшергән даими форумның 11нче утырышы ачылды. Җыенда Кырымтатар Милли Мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы урынбасары Абдураман Эгиз һәм Кырымтатар корылтаеның координация шурасы әгъзасы Айла Баккаллы катнаша.

БМОның генераль ассамблеясы 2007 елның 13 сентябрендә җирле халыкларның хокуклары турында декларация кабул итте. Быелгы сессиядә декларациянең биш еллыгы билгеләнәчәк.

Җомга, 11 май булачак утырыш Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Русия, Үзәк Азия һәм Кавказдагы җирле халыкларның вазгыятенә багышланачак.

Җыенда төрле милләтләр һәм хөкүмәтләр вәкилләре катнаша.

XS
SM
MD
LG