Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа илләрендә Икенче дөнья сугышы тәмамлану көне билгеләнде


Парижда Икенче дөнья сугышы тәмамлану көне уңаеннан узган тантаналарда Франциянең хәзерге илбашы Николя Саркози һәм яңа сайланган президент Франсуа Олланд бергә катнашты.

Триумф капкасы янында хәрби йөреш булды. Аннан соң Саркози һәм Олланд Билгесез хәрби һәйкәленә чәчәкләр салды һәм сугыш ветераннары белән очрашты. Алар арасында элекке президент, генерал Шарль де Голльның 90 яшьлек улы Филипп де Голль да булган, дип хәбәр ителә.

Элекке көндәшләр Саркози һәм Олланд чыгыш ясап, милләтне бердәмлеккә чакырды.

Франсуа Олландның инаугурация татнасы 15 майда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG