Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саммиты алдыннан Расмуссен АКШ президенты белән очраша


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен 9 майда АКШ президенты Барак Обама белән очрашып НАТО саммитына әзерлек турында сөйләшәчәк. Саммит 20-21 май көннәрендә Чикагода үтәчәк.

Саммитта беренче чиратта Әфганстаннан гаскәр чыгару планы тикшереләчәк. Билгеле булганча, халыкара көчләрнең зур өлешен илдән 2014 елның азагына кадәр чыгарып бетерү каралган.

Бүгенге көндә Әфганстанда 130 меңләп халыкара гаскәр бар. Әфган көчләре саны 350 мең дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG