Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Медведевны премьер-министр итеп раслады


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия Дәүләт Думасы элекке президент Дмитрий Медведевны хөкүмәт башлыгы итеп раслады.

Кичә Владимир Путин президент вазифасына керешү белән элегрәк әйтелгәнчә Медведевны премьер-министр урынына тәкъдим иткән иде.

Медведевны бу хөкүмәт җитәкчелегенә куюны 450 урынлы Думада 299 депутат яклап, 144-е каршы тавыш бирде. Премьер итеп раслау өчен гади күпчелек, ягъни кимендә 226 тавыш зарур.

Тавыш бирү ачык рәвештә үтте. Медведевның премьерлыгын “Бердәм Русия” һәм ЛДПР фиркаләре хуплады, коммунистлар һәм “Гадел Русия” каршы тавыш бирде.

Хөкүмәт башлыгы итеп расланганнан соң Медведев үзенә ышаныч белдергән өчен Думага рәхмәт әйтеп соңгы арада президент Путин һәм үзе биргән вәгъдәләрне үтәү өчен көчен кызганмаска вәгъдә бирде.

“Әгәр бергәләп эшләсәк, моңа ирешә алырбыз дип ышанам”, диде ул.

Хәзер яңа премьер яңа хөкүмәтне төзү эшенә керешергә һәм бер атна эчендә яңа хөкүмәт әгъзаларын президентка тәкъдим итәргә тиеш.

Путин депутатларга Медведевны тәкъдим иткәндә аның президент булганда коррупциягә каршы берничә канун әзерләгәнлеген, һәм сәяси фиркаләрне теркәүне шактый җиңелләштергәнлеген дә искә алды.

Мәскәүдә Путинның президент вазифасына керешүенә каршы якшәмбе көнне "Миллионнар маршы" белән башланган протест чаралары сишәмбедә тыныч ризасызлык рәвешендә дәвам итте.
XS
SM
MD
LG