Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:03

Татарстан халкы һәм Русиядә мөселманнар арасында зур шау-шу тудырган Даши Намдаковның “Саклаучы” һәйкәлен, янәсе, Болгарга куярга әзерлиләр. Бу мәгълүматны 7 май көнне “Бизнес Online” таратты һәм полиэтиленга төрелгән сынның рәсемнәрен дә тәкъдим итте.

“Бизнес Online” язуынча, бу сын Приволжский авылындагы төзелеш амбарында ята. Интернет сәхифә “Саклаучы”ның бәясе якынча 24 миллион сумга төшкәнлеген дә белдерә. Сын йә елга вокзалы янына, йә тыюлыкка керә торган җиргә куелырга мөмкин, дип яза сәхифә.

Сын Татарстанда амбарда ята

Сын Татарстанда амбарда ята

Русиядә бәйрәмнәр вакытында, кемдер Җиңү парадына әзерләнгәндә, кемдер бакчасына барып түтәлләр казыганда, кемдер авылга әти-әнисенә кайткан вакытта, “Бизнес Online” укучылар игътибарын үзеннән читкә җибәрмәс өчен, “Саклаучы” сыны тирәсендә янә бәхәсне кыздырып җибәрергә теләгән дип белдерүчеләр дә бар. Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә әнә шул фикердә. Ул сәхифәнең бу гамәлен кырмыска оясына таяк тыгып болгату дип бәяләде.

Сын турында соңгы сүз әйтелмәгән

Кемнәрдер “Албасты”, кемнәрдер “Хәшәрәт”, кемнәрдер “Барс сыны”, кемнәрдер “Саклаучы” дип атаган әлеге сын тирәсендә зур каршылыклар тугач, Татарстан дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиев бер төркем галимнәрне, белгечләрне һәм дин әһелләрен җыеп киңәшләшү оештырган иде. Ул чакта Шәймиев сынның Болгар дәүләте тарихы музее янында торачагын игълан итте. Бу музей көймәләр туктый торган җирдән тарихи урынга менә торган тау битенә салына. Шуннан бирле “Яңарыш” вакыфы җитәкчелеге “Саклаучы”ның кайда торачагы турында рәсми белдерүләр ясамады.

Сынны Казанның тимер юл вокзалы каршына урнаштырырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел май аенда Болгарда ислам дине кабул итү бәйрәменә хәтле “Саклаучы” куелмаячак дип кенә әйтте.

Сын мәсьәләсе Дәүләт шурасына чыгарылмады

Бу бәхәскә әлегә кадәр нокта куелмаган. Һәйкәл мәсьәләсе республикада бары тик бер генә кешенең теләгенә барып төртелгән кебек тоела. Ник дигәннән, бу мәсьәлә зур шау-шуларга дучар булгач, Татарстан дәүләт шурасында да каралмады. Разил Вәлиев мәсьәләне үзләренең комитетларында тикшерелгәнен, бу сынга каршы булуларын һәм “Саклаучы”ны Болгарга куймаячакларына ышануын әйтә.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

“Иҗтимагый оешмалардан, дини оешмалардан һәм йөзләгән, меңләгән кешеләрдән безгә мөрәҗәгатьләр килде. Алар һәммәсе дә диярлек барска охшаган бу сынны Болгарга куюга катгый рәвештә каршы. Без халык вәкилләре – депутатлар буларак, халык әйткән сүзгә каршы барырга тиеш түгел. Үзебезнең фикеребез дә, шулай ук, бу сынны Болгарга куюга катгый рәвештә каршы. Бу һәйкәл Болгарда куелмас дигән ышаныч бар.

Бу мәсьәләне, билгеле, Дәүләт шурасына да чыгарып була. Теләсә нинди дәрәҗәдә тикшерергә һәм фикер алышырга да мөмкин. Белүемчә, бу һәйкәлне Болгарга кую күздә тотылмый”, ди Разил Вәлиев.

ЮНЕСКО белән проблем туарга мөмкин

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов “Саклаучы”ны көймәләр туктый торган җиргә кую турында белдерелгәннән соң башка рәсми хәбәр ишетмәгән. Ул Шәймиевнең, сын тарихи тыюлыкка куела калганда, ЮНЕСКО белән проблемнар килеп чыгарга мөмкинлеген аңлавын әйтә.

“Һәйкәлне тыюлыкка куеп булмый. Аңа ЮНЕСКО да, федераль канун да каршы. “ЮНЕСКО белән безгә сөйләшергә авыр булыр”, дип тыюлыкка куймау белән Шәймиев тә килешкән иде. Киңәшмә вакытында Иделдән килгәндә кораблар туктый торган урынга куярга дигән компромисс табылган иде.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Мин үзем Болгарга берни дә куймау ягында. Баштан ук анда биналар салуга да, һәйкәл куюга да каршы булдым. Саклана торган тарихи урын булгач, ул ничек бар шулай калырга тиеш иде. Халыкара таләпләр нигезендә казыган вакытта табылган корылмаларны гына күпмедер күтәрергә рөхсәт ителә.

Саклана торган тарихи җиргә түгел, ә Идел буе тирәсенә куярга дип килешкән иделәр. Тарихи урын, шулай да, кораблар туктый торган җирдән башлана ул. Елгада тукталыш кирәк. Аңа ЮНЕСКО да каршы түгел. Халык ничектер ул тарихи урынга керергә тиеш бит. Шәймиевнең шуның өстенә куярга дигән фикере бар. Миңа калса, Болгарга бөтенләй һәйкәл кирәк түгел”, ди Хәкимов.

Хәкимов фикеренчә, республика символлары белән бәйле һәйкәл кая гына куелмасын, Казангамы, әллә башка бер урынгамы, ул бөтен кеше аһ итә торган булырга тиеш. Халык хуплаган һәм алдан ук белгечләр тикшереп, үз фатихасын биргән эшләрне генә тормышка ашыру дөрес була, ди Хәкимов.

“Игенчеләр сарае” белән проблем туа язган иде

Казанның ЮНЕСКО белән бер тапкыр авызы пешә язган иде инде. Казан Кирмәне янында “Игенчеләр сарае” төзелә башлагач, матбугатта зур шау-шу туган иде. Хәтта Кирмәнне ЮНЕСКО исемлегеннән алып ташларга җыеналар дип тә яздылар. Русиянең мәдәни мирасны саклау идарәсе “Игенчеләр сарае” төзелешен мәхкәмәгә биргәч кенә, уртак фикергә килеп, аның гөмбәзенең биеклеге күпкә киметелгән иде.

Кирмән тирәсендә шау-шу тугач, бу тарихи тыюлык янындагы “Пирамида” күңел ачу үзәгенең дә, “Парус” ресторанының да тарихи урынны каплап һәм канун бозып төзелгәне ачыкланды. Халыкара таләпләр бер – ЮНЕСКО канаты астындагы корылма бөтен яктан да ачык булырга һәм аның тирәсендә каплап тора торган бер генә нәрсә дә төзелмәскә тиеш. Билгеле булганча, Татарстан җитәкчелеге Болгарны ЮНЕСКО канаты астына кертергә тели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG