Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "халык җыенында" катнашучылар коммунистлар пикетына кушыла


Русиядә Җиңү көне бәйрәм ителә
Русиядә Җиңү көне бәйрәм ителә
Мәскәүдә Җиңү көне тантаналарына Пушкин мәйданына җыелган халык хакимиятләр рөхсәте белән узган Коммунистларның урам җыенына кушыла, дип хәбәр ителә.

Владимир Путин инаугурациясенә каршы җыеннар Мәскәүдә инде өченче көн дәвам итә. Барлыгы бер меңләп кеше тоткарланган. Җыеннарны оештыручылар Алексей Навальный һәм Сергей Удальцов берничә тапкыр кулга алынды. Алар полициягә буйсынмауда гаепләнә. Бүген алар икесе дә полициядә тотыла.

Дәүләт думасы депутаты Геннадий Гудков Мәскәү полициясенең гамәлләре Конституциягә каршы, дип белдерде һәм бу турыда Баш прокуратурага шикаятен тапшырачагын әйтте.

Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары бүген Русиянең барлык шәһәрләрендә, шулай ук Украина һәм Беларусның кайбер калаларында үтә.
XS
SM
MD
LG