Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко хастаханәгә күчерелгәч ачлыкны туктатты


Украинаның Тимерюлчылар хастаханәсе
Украинаның Тимерюлчылар хастаханәсе
Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко Харьков төрмәсеннән Тимерюлчыларның хастаханәсенә күчерелде. Адвокатлар сүзләренә караганда, Тимошенко Германиядән килгән табиб-невролог Лутц Һармс күзәтүе астында ачлыкны туктата.

51 яшьлек Тимошенко төрмә хакимиятләре билгеләгән табибта дәваланудан баш тартып 20 апрельдән бирле ачлык тотты.

2011 елның октябрендә вәкәләтләреннән файдаланып үз мәнфәгатьләренә эшләүдә гаепләнеп җиде ел төрмәгә хөкем ителгән Тимошенконың умыртка сөягендә бүсер табылган, аның аркасы каты авырта, дип хәбәр ителә. Аның тарафдарлары хөкем карарының сәяси булуын белдереп аңа каршы гаепләүләрне президент Виктор Янукович кешеләре оештырган, дип саный.

Австрия, Чехия, Германия, Италия һәм Словения президентлары Тимошенконың начар шартларда тотылуына борчылу белдереп Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләренең Ялтада 11-12 май көннәрендә үтәргә тиешле саммитына килүдән баш тартты. Шулай ук киләсе айда үтәчәк Европа футбол беренчелегенә дә килергә теләмәгән җитәкчеләр саны арта. Euro 2012 уеннарының бер өлеше Польшада, бер өлеше Украинада үтә. Харьковта да берничә уен планлаштырылган.

Европа Берлеге Украина белән сәяси һәм икътисади интеграция турындагы килешүне әзерләүне дә туктатып тора. Килешү ел азагына кадәр әзер булыр дип көтелгән иде.
XS
SM
MD
LG