Accessibility links

Мәскәү үзәгендә оппозиция җыены дәвам итә


Мәскәүдә коммунистлар җыены
Мәскәүдә коммунистлар җыены
Мәскәү үзәгендә Владимир Путинның Русия президенты вазифасына керешүенә каршылык белдерүдән башланган урам җыеннары бүген дә дәвам итә. Җиңү көне уңаеннан оештырылган халык җыенына бүген “Солидарность” хәрәкәте җитәкчесе Илья Яшин һәм сәясәтче Борис Немцов чыкты. Көндез җыелганнарның саны 200ләп кеше дип хәбәр ителгән иде. Иртән оппозиция вәкилләре коммунистлар оештырган урам җыенында катнашты. Полиция мәгълүматларына караганда, җыенда биш меңгә якын кеше катнашкан.

Инаугурация алдыннан башланган пикетлар бүген инде дүртенче көн дәвам итә. Бу вакыт эчендә бер меңләп кеше тоткарланды. Җыеннарны оештыручылар Алексей Навальный һәм Сергей Удальцов берничә тапкыр кулга алынды. Алар полициягә буйсынмауда гаепләнә. Бүген аларның эшен җәмәгать мәхкәмәсе тикшерә.

Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары бүген Русиянең барлык шәһәрләрендә, шулай ук Украина һәм Беларусның кайбер калаларында үтә.
XS
SM
MD
LG