Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә югалган Superjet-100 очкычында 50 кеше булган


Superjet-100 очкычын Азия илләренә күрсәтер өчен оештырылган бу очышта элек хәбәр ителгәнчә 44 кеше түгел, ә 50 кеше булган. Бу мәгълүматне Дҗакартада эшләгән кризис штабы да раслады.

Русия ватандашларыннан очкычта очучылар Александр Яблонцев һәм Александр Кочетков, штурман Олег Швецов, инженерлар Алексей Киркин һәм Денис Рәхимов, шулай ук очкычны сатучы ширкәт җитәкчеләреннән өч кеше булган.

Моннан тыш очкычта ике итальян, француз, американ һәм Индонезиянең 38 ватандашы булган.

Индонезия хакимиятләре бүген радарлардан югалган Superjet-100 очкычының начар һава шартларында тауларга бәрелеп җиргә төшүен йәки террорчыларның аны тотык итеп алуын фаразлый.

Очкыч калдыкларын эзләү дәвам итә, җирдә әле берни дә табылмаган.
XS
SM
MD
LG