Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" Русия кубогын яулады


“Рубин” уенчылары Русия кубогын яулавын бәйрәм итә, Екатеринбур, 9 май 2012
“Рубин” уенчылары Русия кубогын яулавын бәйрәм итә, Екатеринбур, 9 май 2012

9 май көнне Екатеринбурда үткән финал уенында казанлылар Мәскәүнең “Динамо” такымын отты (1-0). Бу җиңү “Рубин”га киләсе сезонда Европа лигасында уйнарга мөмкинлек бирә.

Беренче таймда көчләр тигез булса, уенның икенче өлешендә “Рубин” өстенлек итте. Бер-бер артлы барган һөҗүмнәр бары тик уен ахырында гына нәтиҗә китерде. 78нче минутта Финляндия легионеры Роман Еременко уңышка иреште. “Динамо” капкачысы Антон Шунин 25 метр ераклыктан типкән тупны тота алмады.



Бу гол уенда бердәнбер булды, “Рубин” җиңде, кубок Казанга кайта.

Әйтергә кирәк, “Динамо” “Рубин”ны 2006 елдан бирле җиңә алмый. Бу уенда да мәскәүлеләр казанлыларны ота алмады.

Казан такымы бу дәрәҗәле кубокны үз кулына беренче тапкыр төшерде. Бу җиңүдә уенчылар һәм җитәкчеләр генә түгел, ә “Рубин”га җан атар өчен Казаннан махсус барган 3 мең җанатарның да өлеше бардыр. Уен барышында бер минут та тын тормаган җанатарлар бу уен өчен меңләгән километр юл үткән.

Уен тәмамлангач, күңелсез хәл була язды. Җиңелүгә риза булмаган йөзләгән “Динамо” җанатары футбол кырына йөгерде. Тәртип саклаучылар башта аларны туктата алмаса да, соңыннан вәзгыятьне контрольгә алды.

“Рубин” быел Русия чемпионатында әллә ни мактанырлык уен күрсәтә алмаса да, кубок бәйгесе этапларын җиңел үтте. Екатеринбурның “Урал”, Пермьнең “Амкар”, Мәскәүнең “Локомотив” һәм Ростовның “Ростов” такымнары белән уеннарда “Рубин” үз капкасына бер туп та керттермәде.

2009 елда да “Рубин” финал өлешенә җиткән иде, әмма ул елда ЦСКА өстен чыкты. Моңа кадәр Русия кубогын Мәскәүдән булмаган ике генә такым яулый алган иде – Петербурдан “Зенит” һәм Грозныйдан “Терек”. Менә хәзер “Рубин” да моңа иреште.

Бу җиңүне Корбан Бердыевның соңгы уңышы дип тә атап өлгерделәр. “Рубин”ны дистә елдан артык җитәкләгән баш тренер бу сезоннан соң такым белән хушлашырга ниятли дигән хәбәрләр бар.
XS
SM
MD
LG