Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры сугыш ветераннарын җыйды


Сугыш һәм тыл ветераннары
Сугыш һәм тыл ветераннары

9 майда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концертына чакырды. Кичә програмында җыр-биюләр, спектакльдән күренешләр бар иде.


Театрның яшь артисты Рафаэль Яросланов ветераннарны моңлы җырлары белән куандырды. Тамашадан соң театр каршында оештырылган “Берлек” фонды әгъзалары ветераннарны татар милли ашлары белән сыйлады.

67 ел үткәннән соң хәсрәтләр дә басыла төшкән кебек. Бу изге бәйрәм рухында куаныч һәм кайгы, әрнеш һәм горурлык, күз яшьләре һәм шатлык аралаш.

Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә, һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм сугыш кырларын үтеп, бүген арабызда батыр солдатларыбызны олылыйбыз. Ветераннар арасында иң өлкәне – 90 яшен тутыручы Рәхмәтулла Мәхиянов булды. Сугыш башланганда ул хәрби хезмәттә була. Украина өчен көрәштә аягы яралана, һоспитальдән соң 9 майны Рәхмәтулла Мәхиянов туган ягында каршылый.

90 яшьлек ветеран – оста җырчы да, шәһәрдә үткән үзешчән сәнгать коллективларының концертында аның башкаруында татар халык җырларын еш ишетәләр. Бу юлы да ветеран халкыбызның милли җырларын яңгыратты.
Узган ел белән чагыштырганда бәйрәм кичәсенә килүче тыл һәм сугыш ветераннарының саны күпкә кимегән, кемдер инде бу якты дөньядан китеп барган, ә кемгәдер бөтенләй йортыннан да чыгу кыен.
XS
SM
MD
LG