Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ашгабадта мөселман качакларына багышланган җыен башлана


Төркиянең Газинтеп вилаятендә Сүрия качаклары
Төркиянең Газинтеп вилаятендә Сүрия качаклары
Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы БМОның качаклар идарәсе белән берлектә Төркмәнстан башкаласы Ашгабадта “Мөселман дөньясында качаклар” исемле җыен оештыра. Очрашу 10-11 май көннәрендә үтә. Җыенга 21 илдән 40лап оешма вәкилләренең катнашуы көтелә. Русия, АКШ, Кытай, Австралия һәм Европа Берлеге дәүләтләре үз күзәтүчеләрен җибәрде.

Очрашуның максаты - Ислам Хезмәттәшлек Оешмасына кергән, качаклар белән эш иткән дәүләтләрнең проблемаларын барлау һәм аларны берлектә чишү юлларын табу.

Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы - мөселман дөньясындагы иң зур оешма, аңа 57 ил керә, бу 1.2 миллиард кеше дигән сүз.

Төркия 1969 елдан бирле оешманың әгъзасе булып тора. Соңгы бер елда Сүриядә көч кулланудан качып Төркиягә 24 меңләп кеше килде. Хакимиятләр илнең көньягындагы вилаятьләрдә аларны чатырларга урнаштырды.

Ашгабад җыенында оешмага кергән илләрдәге качаклар белән эш итү планы кабул ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG