Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама бер җенесле гаиләләрне хуплавын белдерде


Обама бер җенесле гаиләләрне хуплавын белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Обама бер җенесле гаиләләрне хуплавын белдерде

АКШ тарихында беренче тапкыр президент бер җенестәге кешеләрнең гаилә кору мөмкинлеген хуплавын белдерде.

Чәршәмбе көнне ABC телевидениесе белән әңгәмә вакытында АКШ президенты Барак Обама, гей парлар гаилә кору мөмкинлегенә ия булырга тиеш, диде. Моны ул үзенең шәхси фикере булуын әйтеп, бу турыда карар кабул итүне илнең һәр штатына калдыруны белдерде.

“Еллар узган саен, дусларым, гаилә һәм күршеләр белән аралашкан саен, мин бер җенесле гаиләләр турында күбрәк уйланам. Минем белән бергә эшләүчеләр арасында да бергә балалар үстерүче шундый кешеләр бар. Сугыш кырларында хәрбиләр, диңгезчеләр арасында да андый кешеләр бар. Алар үзләренең хокукларының чикләнгән дип хис итә, чөнки алар канун нигезендә гаилә кора алмый. Үзем өчен мин шуны хәл иттем – бер җенестәге кешеләр дә гаилә кора алу хокукына ия булырга тиеш”, диде Обама.

Американың 30 штатында бер җенесле гаиләләрне теркәү тыелган. Алты штат һәм башкала Вашингтонда бер җенесле гаиләләр үз никахларын терки ала.

Гей хокукларын яклаучылар АКШ президентының бу белдерүен тарихи дип атады. 2012 елның ноябрьдә президентлыкка дәгъва иткән республикан намзәт Митт Ромни, Обаманың бу белдерүеннән соң, үзенең карашының үзгәрмәвен әйтте.

“Бу урын өчен көрәшне башлаганнан бирле, мин гаиләне бер ир белән бер хатын-кыз гына кора ала дип саныйм”, диде Ромни.

Фикер белешүләргә караганда, АКШ халкының яртысы бер җенесле гаиләләрнең теркәлеп яшәүләрен хуплый, 48% каршы.
XS
SM
MD
LG