Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

«Безнең гәҗит»: Мәгънәсез акция


Апаста үткән Җиңү бәйрәменә дә абый-апалар Георгий тасмаларын тагып килгән иде

Апаста үткән Җиңү бәйрәменә дә абый-апалар Георгий тасмаларын тагып килгән иде

Татар, мөселман кешеләренең ниндидер урыс изгесе исеме белән аталган тасма тагып йөрүе шулай ук аңлашылмый торган күренеш булып тора. Димәк, акция төптән үк черек идеягә нигезләнгән, уйланып бетерелмәгән һәм, бер сүз белән әйткәндә, – мәгънәсез!


Нәсел җепләренең кадерен белгән, ата-бабаларын хөрмәт иткән һәркем өчен Җиңү көне зур бәйрәмдер ул. Алар безнең якты киләчәк өчен көрәшкән бит. Германия белән Русиядәге тормыш шартларын сурәтләп, кайсыбызның яктырак киләчәкле булуын чагыштырып тормыйм. Бүген миңа башка мәсьәлә тынгы бирми.

Җиңү көне алдыннан, шәһәрнең төрле почмагында «Георгий тасмасы» акциясе башлана. Башка елларда студентлар, төрле партия хезмәткәрләре (бу чара белән агитация алып бару ярамаса да) аны шәһәр үзәгендә таратып йөрсә, быел һәр почмакта шул тасма белән очраштык. Күп оешмаларда гади эшчеләргә дә ул тасмалар мәҗбүри рәвештә тагылды. Шулай ук кайбер киоскларда аны хәтта 8 сум итеп бәяләп, сатуга да куйганнар иде (закон буенча бу тыелса да). Җитмәсә, Мәскәүдә ЮХИДИ инспекторлары аны хокук бозган йөртүчеләргә дә өләшкән икән. Кыскасы, бәйрәм көнендә алар безне күмеп китә язды.

Шәһәрнең зур гипермаркетларының берсендә миңа да бу тасманы артык акчам белән бергә бирделәр. Шунда кассир кыздан әлеге атрибутның тарихы, мәгънәсе турында сорадым, нигә аны шул рәвешле тапшырулары белән кызыксындым. Гомумән, аның белән нишлисе соң?

– Җитәкчелектән сорагыз, мин белмим, – диде бейджигында Гөлнара дип язылган кассир.

Чыннан да, күпчелек бу тасманың мәгънәсен аңламый. Гәрчә, акция инде 2005 елдан бирле уздырылса да. Нәтиҗәдә, аны кая гына тагып бетермиләр. Кроссовкига – бау, чәчкә – тасма, чалбарга – каеш, телефонга – аскыч… берничә көн дәвамында әлеге тасма бик күп максатларда файдаланыла. Әле бер апа аны кап-кара бульдогының муенчагына да бизәк итеп бәйләп куйган иде. Чыннан да, аның белән нишлисе соң? Акциянең рәсми сайтында бу нисбәттән: «Тасмалар кулга, машина антеннасына, сумкага бәйләнергә һәм шул рәвешле ветераннарга, фронт өчен хезмәт куйган һәркемгә карата хөрмәт күрсәтергә тиеш», дигән аңлатма бар. Ә хәзер кыскача гына тасманың килеп чыгу тарихына тукталыйк.

Георгий тасмасы – ул Русия империясенең, Советлар берлегенең һәм бүгенге Федерациянең күпсанлы хәрби бүләкләре атрибуты. Русия империясенең иң олы хәрби бүләге буларак 1769 елда Екатерина II тарафыннан кабул ителгән һәм Георгий (руслар өчен Святой Великомученик һәм Победоносец) исеменә багышлап ясалган орден. Тасманың төсләре – кызгылт сары һәм кара – ут һәм төтенне, солдатның утлы сугышта күрсәткән батырлыгын аңлата. Моннан бик күп еллар элек бу тасманы алу өчен кешеләр үз гомерләрен дә жәлләмәгән, үз-үзен корбан иткән.

Мантыйкый фикерләсәк, аны бары тик сугышта катнашкан кеше генә тагарга хокуклы булып чыга. Хәзерге яшьләрнең, бигрәк тә көчкә аягында басып торучы исерекләрнең һәм юлда хокук бозучыларның исә аңа бер катнашы да юк. Бәлки, киресенчә дә! Әгәр ул шундый зур бүләк икән, без ул тасманы кирәк-кирәкмәс җиребезгә бәйләп, теләсә-кемгә таратып, бу бүләкнең инде билдән түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтәбез түгелме? Җиңүнең, бабаларыбыз батырлыгының бүген чүп хәлендә булуын, «аның» кибетләрдә кассада бушка өләшенеп, кроссовки тирәсенә урнашуын тагын ничек атарга мөмкин?! Иманым камил: бәйрәм беткәч батырлык символы булган тасмалар чүп контейнерларында аунаячак, юл читләрендә тәмәке төпчекләре белән бергә балчык арасында ятачак… Ел саен шундый хәл күзәтелә бит.

Икенчедән, татар, мөселман кешеләренең ниндидер урыс изгесе исеме белән аталган тасма тагып йөрүе шулай ук аңлашылмый торган күренеш булып кала. Димәк, акция төптән үк черек идеягә нигезләнгән, уйланып бетерелмәгән һәм, бер сүз белән әйткәндә, – мәгънәсез!

«Георгий тасмасы» дөнья (!) күләмендә уздырылучы иң мәгънәсез акция генә түгел, ә иң кыйммәтлесе дә дияргә мөмкин. Ул җирле бюджет, төрле бай иганәчеләр хисабыннан финанслана һәм моның өчен елдан-ел күбрәк акча сарыф ителә. 2005 елда – 800 мең, 2006 елда – 1,2 млн, ә инде 2007 елда 10 млн тасма таратылган. Быел да шулкадәр булырга тиеш иде. Бер тасманың үзбәясе – 3 сум 50 тиен!

Ичмасам, шул акчага Казанның Мәскәү урамына асфальт салсалар, йөзләгән кеше көн саен Колхоз базарына сөенә-сөенә атлар иде. Русларның изгеләре, бабаларның орден-медальләре дәрәҗәсенә тап төшергәнче, чүп чиләгенә миллионнар ыргытканчы, диюем…

Эльвира Фатыйхова
«Безнең гәҗит»

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG