Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Мәскәү Кирмәненә кире кайткан Владимир Путин бу көннәрдә үзенең командасын туплау белән мәшгуль. Ул арада кайбер белгечләр аның кайтуының тирә-юньдәге дәүләтләргә йогынты ясау ихтималын тикшерә. Төрек галиме Җүнәйт Акалын – шундый белгечләрнең берсе.


Доктор Җүнәйт Акалын – Мәрмәрә университеты мөгаллиме, халыкара бәйләнешләр белгече, Русияне аерым игътибар белән күзәтеп бара. Оппозициядәге “Айдынлык” газетанда багана алып бара. Азатлык радиосы Җүнәйт әфәнде белән әңгәмә корды.

– Җүнәйт әфәнде, Путинның президентлыкка кайтуын ничек бәяләр идегез?

– Ил дилбегәсенең янәдән Путин кулына эләгүен уңай күренеш дип бәялим. Чөнки мин Евразия берлеге тарафдарымын, Путин исә ул проектны алга сөрә. Русия, Төркия, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, гарәп дәүләтләре, һ.б. илләрнең бергә туплануын хуп күрәм.

Путин Русиягә тәртип кертте. Соңгы сайлауларда халыкның шундый зур өлеше Путинга тавыш бирер дип көтмәгән идем (тавыш бирүнең тупас хәрәмләшүләр белән баруын Җүнәйт Акалын җитди дип күрми - И.Г.). Шулай да, минемчә, Русия президенты вазифасына башка лаеклы намзәт юк иде. Әйе, оппозиция мәйданнарга чыкты, канун бозулар булды диләр. Ләкин бит Путин 60тан артык процент белән җиңде, монда берни дә үзгәртеп булмый.

Төркия икътисади яктан, аеруча энергетика өлкәсендә бик тыгыз итеп Русиягә бәйләнгән. Русия безгә энергетика агымын туктатса, Төркия бетәчәк. Ике дәүләт арасында сәүдә күләме якынча 40 млрд доллар тәшкил итә. Төркия бүген Америка лагеренда булып күренә, ләкин югарыда әйтеп үтелгән шартларда мәҗбүри рәвештә Русиягә тартыла.

Сүрия мәсьәләсе дә бар. Сугыш башланса, аңа Төркия дә кушылачак. Без моны теләмибез, әлбәттә. Русия исә Шамдагы вакыйгаларга тәртип кертүче бер фактор булып тора.

Кыскасы, мин Русиядәге соңгы сайлаулар нәтиҗәләренә бик уңай карыйм, дәүләтләребез арасындагы бәйләнешләрнең үсешенә өметләнеп калам.

– Путин һәм Медведевның шундый сәяси рокировка ясаячагы алдан ук фаразланды. Хәзер шундый ук сценарий Төркия президенты Гүл һәм премьер Эрдоган арасында да кабатланачак дигән фаразлар ишетелә?

– Бу ике очрак бер-берсенә охшаш түгел. Медведев һәм Путин баштан ук дуслар иде. Карарларны Путин үзе кыла иде, ул нәрсә ди, шул була иде. Гүл-Эрдоган очрагы башкачарак. Әйе, монда да Эрдоган көчлерәк фигурага охшап тора. Ләкин аның хәзер сәламәтлеге белән җитди проблемнары бар. Яман шеш белән авыру ихтималы да юк түгел. Шуңа күрә, Гүл премьер вазифасына килеп, Эрдоган аның урынына күчер дигән фаразлар нигезсез. Шулай ук аларның арасында яшерен бер каршылык бар. Аның никадәр көчле икәнен әле якында күрербез. Хәзер дилбегә Эрдоган кулында, ә менә сәламәтлеге начарланса, нәрсә буласын беркем дә белми.

– Эрдоганның Төркиядәге “көрд мәсьәләсен” чишү буенча алып барган сәясәтен ничек бәяләр идегез? Үзегез бу мәсьәләдә нинди карашта, Русиядәге урыс булмаган милләтләр мәсьәләсе белән чагыштырып буламы?

– Эрдоган бу мәсьәләдә тискәре роль уйнады. Төркиянең стабильлеге, бөтенлеге һәм бүленмәве бик мөһим. Русиядә шундый ук очрак: анда дистәләгән һәм йөзләгән милләтләр бар. Һәрберсе аерым, бәйсез дәүләт корырга тотынса, бар ил канда буылачак. Бу шулай ук татарларга, чеченнарга, башкаларга да кагыла.
Төркия дә, Русия дә үзенең бөтенлеген сакларга тиеш. Әйе, Төркиядә көрд мәсьәләсе бар. Аны Төркиянең бөтенлеген саклап чишәбезме, яки инде илне икегә бүлепме?

Эрдоган сүздә, әлбәттә, Төркиянең бүленүен якламый. Ләкин Европа берлеге аны көрдләргә автономиядән дә киңрәк хаклар бирергә мәҗбүр итте. Шуңа күрә хәзер аларда бәйсезлек хәрәкәте җанланып китте. Хәзер Төньяк Гыйрактагы автономияне Төркия җиренә дә киңәйтергә, Төркия чикләрен кысарга телиләр. Эрдоган үзенең хакимиятен ныгыту өчен ялгыш адымнар ясады, хәрбиләрне төрмәгә тыгып, милли дәүләтне зәгыйфләтте, көрдләрнең автономиясен көчәйтте. Минемчә, аның бу политикасы вазгыятькә тискәре яктан тәэсир ите, илебез хәзер бүленүгә таба бара.

Мәскәү Әнкараның бу проблемына бик игътибар белән карый, бәйсезлек хәрәкәтен бик хупламый, чөнки үзе дә шуның аша үткән. Әлбәттә, көрдләрнең, чечен һәм татарларның кебек үз милли хаклары бар, ләкин ул хакларга бәйсезлек игълан итү аша түгел, демократияләшү аша ирешергә кирәк.

Гомумән, Эрдоганның төрек булмаган халыкларга һәм Путинның урыс булмаган халыкларга карата алып барган сәясәтен чагыштыру дөрес тә түгелдер. Русия бит бик зур ил, анда төрле халыклар, диннәр бар, шартлар башка. Төркия төрекләр тирәсендә барлыкка килгән дәүләт.

Җүнәйт Акалын Мәмәрә университеты студентлары белән

Җүнәйт Акалын Мәмәрә университеты студентлары белән


– Хакимияттәге АКР (Гаделлек һәм үсеш партиясе) һәм Эрдоганны гарәп Көнчыгышына игътибарны ныгытып, төрки җөмһүриятләргә тиешле ярдәм күрсәтмәү өчен тәнкыйтьлиләр. Эрдоган күбрәк кайсы якка карый: панисламизмгамы, пантөркизмгамы?

– Эрдоган үзе панисламчы ул. Мәркәзи сөнни ислам политикасын алып бара, моның өчен Төркиягә куркыныч янарга мөмкин. Пантөркизмга килгәндә, аның белән дә игътибарлы булырга кирәк. Русиягә зыян китергән, илнең бүленүенә юл ачкан пантөркизмга мин каршы. Шунысы билгеле, безнең башка төрки халыклар белән уртак мәдәниятебез бар. Һәм ул хәзер дә ныгытылырга тиеш. Төрле өлкәләрдә бәйләнешләр үсәргә тиеш. Ләкин мәсьәлә дәүләт чикләрен үзгәртүгә килә икән, бу инде кирәкмәгән һәм куркыныч нәрсә. Пантөркизм дуслык идеологиясе буларак кына яхшы.

Тарихта аның сәяси инструмент буларак кулланылуы очраклары бар. Мәсәлән, Кырым татарлары төрки легионнарга эләгеп нацистлар кулында инструмент булдылар, алар белән бергә сугыштылар. Нацистларга исә Кырым татарлары Азәрбайҗанга үтеп керү өчен кирәк иде. Шуңа күрә пантөркизмның сәяси хәрәкәткә әйләнүе уңай нәтиҗәләр китермәс. Минемчә, төрки дәүләтләр генә түгел, Евразиядәге барлык дәүләтләр берләшсә, барыбыз өчен тагын да отышлырак һәм файдалырак булыр.

– 2000 еллар башында Төркиянең Европа берлегенә керү теләге зур иде. Хәзер ул теләк кимеде. Бу Төркия икътисадының ныгуы һәм Европа илләренең икътисади кризис кичерүе белән бәйлеме яки башка сәбәпләр дә бармы?

– Төркия Европа берлегенә керергә бик нык өметләнгән иде. Ләкин Европа, турысын әйтим, безне алдады. Чөнки Берлек безне үзенә алырга баштан ук теләмәгән иде. Европа берлеге Русияне дә алырга теләми бит. Горбачевның Атлантик океаннан Урал тауларына кадәр территорияне үз эченә алган “Европа өйе” проекты бар иде (асылда Горбачев Атлантиктан Владивостокка кадәр җирне күз алдында тоткан иде - И.Г.).

Берлек бу проектны хупламады, урыслардан курыктылар. Бездән дә шулай ук курыктылар. Төркия һәм Русиянең бу яктан язмышы бер төсле. Бу тарих буенча шулай килә инде: XVII-XVIII гасырлардан соң, Вестфаль килешүләреннән бирле Русия һәм Төркия Европаның тышында. Киләчәктә дә шулай калачак. Бу Евразия берлеген төзү өчен тагын бер этәргеч.

Хәзер Русия һәм Төркиянең икътисады Европа илләренекенә караганда югарырак дәрәҗәдә. Бу Төркиянең Берлеккә керү теләген басты.

– Төркиянең мөселман иле булуы да куркыттымы Европа берлеген?

– Минемчә, юк. Ләкин бу да үз ролен уйнады. Иң элек Берлекне Төркиянең Германия кадәр зур территорияле, зур халык санлы, көчле армияле һәм тирән дәүләтчелек тарихлы булуы куркытты.

– Төрек матбугатының бүгенге хәленә нинди бәя бирер идегез? Белгәнемчә, бүген Төркиядә йөздән артык журналист төрмәдә утыра. «Чикләрне танымаган журналистлар» («Reporters Without Borders») оешмасы Төркияне матбугат иреге буенча дөньяда 142нче урынга куйды.

– Төрек матбугатының бүгенге хәле бик начар. Моның төп сәбәпләреннән берсе, төрек зыялыларының Көнбатышка китүе. Хәтта Көнбатыш, европалылар төрек зыялыларын “урлады” дип әйтер идем мин. Көнбатышка хәйран булган бер нәсел тәрбияләнде. Шуңа күрә, бүген төрек матбугаты зәгыйфь. Газеталар тарафсыз түгел, күбесе АКР контроле астында. Кыйблалары шулай ук Көнбатышта. Мәсәлән, Сүриядәге вакыйгалар турында барысы да Көнбатыш хәбәр агентлыкларыннан алалар. Соңгылары бик күп өлкәдә ялгыш мәгълүмат бирә.

Ә менә Русия, төрки дөнья, татарлар турында хәбәрләрне төрек газетларында тапмассың, кызганыч.

Кулга алынган журналистларга килгәндә шуны әйтергә кирәк: бу АКРның бәйсез матбугатның авызын томалау чарасы. Хакимиятне тәнкыйтьләгән өчен аларны террорчы дип атыйлар. Әйе, төрмәдәгеләр арасында шул террорчы оешмалар белән элемтәгә кергән көрд журналистлар да бар. Ләкин террорчы оешма белән элемтәдә булу һәм террорчы булу төрле нәрсәләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG