Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Абхазиянең махсус хезмәтләре Сочида террор һөҗүме өчен әзерләнгән корал табылуын белдерде


Русиянең террорга каршы дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Русия һәм Абхазиянең махсус хезмәтләре Сочида 2014 елда үтәчәк Олимпия уеннары вакытында оештырыласы булган террор һөҗүмен булдырмау чараларын күргән.

Абхазиядә табылган корал, шул санда "Игла" һәм "Стрела" ракета комплекслары Сочига күчерелергә дип планлаштырылган булган. Ун саклагычта корал, шартлаткычлар һәм террор гамәле өчен кирәк булган башка төрле корал табылган.

Уртак махсус чара вакытында "Имарат Кавказ" төркеменең өч башлыгы кулга алынды, дип хәбәр итте Русиянең террорга каршы дәүләт комитеты.
XS
SM
MD
LG