Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 23 яшьлек егетне бәрдергән элекке хөкемдар йәнә исерек килеш машинага утырды


Элекке хөкемдар Эдуард Солдатов май бәйрәмнәре алдыннан үзенең Nissan машинасына исерек килеш утырып Opel машинасын бәрдергән. Бу казада яраланучылар юк.

2010 елда Солдатов 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны бәрдерде. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлде. Тикшерүдә Солдатовның канында алкоголь дәрәҗәсе тугыз мәртәбә артык булуы ачыкланды.

2011 елда Татарстан хөкемдарлары коллегиясе аны хөкемдар эшеннән читләштерде. Берничә ай узгач мәхкәмә аңа җәза билгеләмәү турында карар кабул итте. Солдатовның милке – KIA Sorento машинасы һәм катеры кире кайтарылды. Солдатов үлгән егетнең ата-анасына 1.5 миллион сум түләде.
XS
SM
MD
LG