Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда балалар бакчасында милли төркем оешуына 20 ел


Балалар бакчасында
Балалар бакчасында

Ижау шәһәренең 215нче балалар бакчасында тантаналы чара булып узды. Ул бакчада татар телендә укыту һәм милли тәрбия алып барылуына 20 ел тулуга багышланган иде.


Әлеге чарага бик җентекләп әзерләнгәннәр. Балалар шигырьләр укып, җырлар башкарды. Татар балаларын беренчеләрдән булып туплый башлаган мөдир Гүзәл ханым Юсупова беренче тапкыр бакчага Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Мәсгут ага Гаратуев килеп, татар төркеме тупларга тәкъдим итүен һәм үзенең тәҗрибә тупларга Казанга, Ульян шәһәренә барып, кирәкле материаллар алып кайтуын сөйләде. Гүзәл ханым бакчада шулай милли тәрбия эшен башлап җибәрә. Әмма озак та үтми, лаеклы ялга чыга. Эстафетаны Людмила Сибиряковага тапшыра. Аңа бу юнәлешне эшне дәвам итәргә тәкъдим итә.

Гүзәл ханым башлаган эшне Людмила Сибирякова дәвам итте. Ул бакча белән ун ел җитәкчелек итте. Милли тәрбия эшен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.

20 ел дәвамында бакчада бихисап шәһәр һәм республика күләм чаралар үтте. Республиканың башка бакчаларыннан бирегә тәҗрибә тупларга килделәр. Бу елларда тәрбия һәм укыту буенча бик күп материал тупланды. Бүген тәрбиячеләргә эшне яңача алып барырга техник җиһазлар ярдәм итә. Элек берничә китап, балалар җырлары яисә әкиятләр язылган тасма булса, хәзер инде үзләренең методик ярдәмчекләре, бәйрәмнәр сценарийләре, видео-аудио материаллар тупланган. Бу хакта педагог Әлфирә Хәмидуллина җиткерде.

Әлфирә Хәмидуллина бакчада инде унбиш ел эшли. Ул Ижау педагогика көллиятен тәмамлап тәрбияче булып биредә эшли башласа, бүген ул бакча мөдиренең ярдәмчесе булып хезмәтен дәвам итә. Хәзер ул педагог вазифасын башкара.

Бакчада тәрбия эшендә яңа алымнар, башка төбәкләрдә, Татарстанда эшләүче коллегаларының тәҗрибәсен кулланып эш итәләр. Шул ук вакытта заман таләрләреннән дә артта калмаска тырышалар. Техниканы яңартып торалар. Дәресләр алып барырга, чаралар оештыруда аларга компьютерлар, башка техник җиһазлар ярдәм итә, диде Әлфирә Хәмидуллина.

Соңгы елларда бакчаны Ольга Медведева җитәкли. Ул Гүзәл Юсупова һәм Людмила Сибирякова башлаган эшне дәвам итә. “Дөрес, балалар саны кимеде, татар гаиләләреннән сабыйлар аз, әмма алар улларын-кызларын милли гореф-гадәтләребез нигезендә, туган телебездә аралашып үсүен тели, шуңа бу юнәлештә эшне дәвам итәргә сорый, үзләре дә ярдәм кулы сузарга әзер”, диде Ольга Медведева.

Бакчада балалар чыгышлары да елдан ел үзгәреп тора. Элек балалар җырлап, биеп, шигырьләр сөйләсә, хәзер алар нәкъ олыларча бик килештереп дефиле – сәхнә йөрешендә катнаша, модалы киемнәр тәкъдим итә, театральләштерелгән күренешләрдә катнаша.

215нче бакчада ике дистә елга якын тәрбияче булып Зөлфия ханым Гарифуллина эшли. Хәзер беренче елларда милли тәрбия алып киткән балалар, бүген үзләренең сабыйларын бирегә китерәләр икән.

Зөлфия ханым ел саен бакчадан сабыйларның төрле шәһәр һәм республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә катнашуын, аларның исемнәре җиңүчеләр арасында булуын да билгеләп үтте. Шундый бәйгеләрдә татар гаиләләреннән генә түгел, башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша икән.
XS
SM
MD
LG