Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага урам җыеннары вакытында тәртип бозу өчен акчалата җәзаны арттыру тәкъдим ителде


Русиянең Дәүләт думасы май азагына кадәр урам җыеннары вакытында тәртип бозу өчен җәзаны 1.5 миллион сумга кадәр арттыру турында канунны кабул итәчәк, дип көтелә.

Думаның конституция комитеты рәисе Владимир Плигин, канун беренче укылышта 18 майда каралачак, диде.

Акчалата җәзаны арттыру турында канун өлгесен "Бердәм Русия" депутаты Александр Сидякин тәкъдим итте. Депутат шулай ук урам җыеннары вакытында тоткарланганнарны 15 тәүлеккә утыртып кую урынына аларны мәҗбүри эшкә хөкем итүне тәкъдим итте. Оппозиция вәкилләрен төрмәгә ябу игътибарны җәлеп итеп аларның абруен күтәрә, диде депутат.

Оппозиция бу канун өлгесен конституциягә каршы дип бәяләде.

Май ае башында Мәскәүдә оештырылган "Миллионнар маршы" вакытында полиция белән бәрелешләр булып 450дән артык кеше кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG