Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур төбәгендә һәвәскәрләр осталыкта ярышты


"Чишмә” халык ансамбле
"Чишмә” халык ансамбле

Оренбур төбәгенең һәвәскәр җырчылары, биючеләре, сүз осталары ел барышында иң элек үз шәһәр, район, авылларында осталыкта ярышты. Аннан иң яхшылары төбәкнең йомгаклау гала-концертында чыгыш ясады. Төбәкнең филармония залы сәхнәсендә мондый тамаша 22 тапкыр узды һәм анда 20гә якын үзешчән коллектив катнашты.


Оренбур төбәгендә бүгенге көндә барлыгы 6 мең 200 һәвәскәр коллектив санала һәм аларга 62 меңнән артык һәвәскәр йөри. Алар арасында 425 халык коллективы исемен йөртә. Фестивальдә катнашучылар арасында бердәнбер татар коллективы бар иде.

Әсәкәйдән килгән “Чишмә” халык ансамбле тамашачыларга “Каз канаты” җырына бию композициясен тәкъдим итте. Җырны Әсәкәй районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Элеонора Дәүләтова башкарды.

Элеонора Дәүләтова (у) һәм Гүзәл Латипова
Элеонора Дәүләтова (у) һәм Гүзәл Латипова
“Әсәкәйдә үткән концерт программасында татар халык җырлары да, биюләре дә күп иде, ләкин жюри әгъзалары гала-концертка бу композицияне сайлап алды”, диде Элеонора Дәүләтова.

Зур сәхнәдә кызлар үзләрен бик иркен һәм кыю тотып, биюне оста итеп башкарып чыктылар. “Чишмә” ансамбленең бию төркеменә йөрүче бу кызлар – барысы да мәктәп укучылары. Кызларның берсе – Диана Шәймәрдәнова. Аны Әсәкәйдә үткән җыр бәйгеләрендә еш кына җиңүчеләр арасында күрергә була, шулай да Диана киләчәктә үзен җырчы итеп түгел, ә архитектор итеп күрә: “Тирә-якны тагын да матур итеп күрү теләгем зур һәм моңа үз өлешемне кертәсем килә”, дип сөйләде татар кызы.

Узган елларда бу фестивальдә еш кына татар коллективларының чыгышларын караганда катнашучыларның күпчелеге урта һәм олы яшьтәгеләр икәнен күзәтергә була иде. Әмма әлеге ел фестивале шуны күрсәтте: татар халкының җыр-биюләрен яратып башкаручыларның саны арта бара, ә яшьләре яшәрә генә.
“Каз канаты” җырына бию композициясе
“Каз канаты” җырына бию композициясе
XS
SM
MD
LG