Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Бу ел башына Башкортстанда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар саны 18638гә җиткән. Бу хакта Башкортстан контроль-хисап пулатының 11 майда узган чираттагы утырышында әйтелде.


Соңгы елларда республикада үксез балалар артуы хафага салырлык. Ел саен 2 меңнән артык бала ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм кала икән. Республикада хәзерге вакытта 27 балалар йорты исәпләнә, аларда 1099 бала тәрбияләнә. Шуларның 882-се патронат тәрбиягә тапшырылган. 2010-2011 елларда республика бюджетыннан балалар йортларындагы ятим балаларны карау өчен 1 миллиардка сумга якын акча тотылган.

Шул ук вакытта контроль-хисап пулаты балалар йортларындагы мутлашуларны да ачыклаган. Тикшерүләр нәтиҗәләреннән күренүенчә, балалар йортларында бюджет һәм бюджеттан тыш акчалар – җәмгысе 57 миллион сум акча тиешсез максатларда һәм нәтиҗәсез файдаланылган. Аеруча Уфадагы һәм Салават шәһәрендәге балалар йортларындагы кырын гамәлләр хакында мәгълүматлар күп. Бу инде дәүләт акчаларына гына түгел, ә болай да бәхетсез, үксез балаларның өлешенә керү, аларның ризыгына кул сузу дигән сүз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG