Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык Русиядә полиция гамәлләренә ачу белдерә


6 май җыеннары вакытында полиция халыкка каршы көч кулланды
6 май җыеннары вакытында полиция халыкка каршы көч кулланды

6 май урам җыеннары вакытында полициянең кешеләрне кыйнавын күрсәткән видеолар ачу һәм нәфрәт тудырды.


Полициянең ике хезмәткәре бер кешне җирдән өстери, өченчесе үтеп барышлый аның эченә тибә. Башта видеода хатын-кыз дип әйтелгән иде, соңыннан аның ир кеше булуы турында хәбәр ителде.

6 май урам җыены вакытында төшерелгән дип саналган бу видео ачу һәм нәфрәт тудырды.

Коммунистлар фиркасе видеоны үз сәхифәсенә куйды, коммунист депутатлар бу хәлне тикшерергә чакырды.

Тикшерүне башлаган Эчке эшләр министрлыгы, видеодагы полиция хезмәткәренең кем булганы ачыклана дип белдерде.



Бу видео – Владимир Путинның өченче мөддәткә президент анты бирүе алдыннан булган урам җыеннарында полициянең көч куллануын сурәтләгән видеоларның берсе генә.

6 май көнне 450ләп кеше кулга алынды, алар арасында оппозиция вәкилләре Алексей Навальный, Сергей Удальцов һәм Борис Немцов бар иде. Навальный һәм Удальцовка полиция хезмәткәрен кыйнауда гаепләү белдерелгән. Аларның гаебенә дәлилләр җитәрлек дип табылса, икесенә дә 10 ел төрмә яный.

Бер үк вакытта видеода кыйналганнарның эшләренә гадел тикшерү уздырып, тиешле җәза алучылар булачагына халык шикләнә.



Бу видеода 6 май протестлары вакытында полиция хезмәткәрләре кыйнаган бер яшь кешенең аңсыз ятуы күренә.

Бу кешенең дә исеме һәм бүгенге көндә хәле билгеле түгел.

Барлык бу күренешләргә өстәп, Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песковның “полициянең гамәлләре бик йомшак иде, аларның кырысрак чаралар күрүен теләр идем” дип белдерүе яңа хакимиятнең киләчәктә полициянең көч куллануын хуплаячагына бер дәлил булды.

Дума депутаты Илья Пономарев Песковның бу белдерүенә Twitterда аңлатмалар сорагач, Песков “омончыга тигән һәр кешенең бавырын асфальтка изеп сыларга кирәк” дигән.
XS
SM
MD
LG