Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Обама саммитлардан баш тарта - 1:1


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин Сигезлек саммитына Кэмп-Дэвидка бармаячак. Обама да Владивосток саммитыннан баш тартырга охшый.

Русия президенты Владимир Путинның Кэмп-Дэвидта 18-19 майда үтәчәк Сигезлек очрашуына барудан баш тартуы Вашингтонны бик нык аптыраткан дигән хәбәрләр таралды.

АКШ президенты Барак Обама бу җыенда Путинның да катнашуын теләгәнгә күрә март аенда очрашуны Чикагодан нәкъ шушы вакытка Кэмп-Дэвидка күчергән иде.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков
Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков тагын бер мәртәбә Русия президентының әлеге карары бары тик аның яңа хөкүмәт төзүне тәмамлау эшләрендә шәхсән катнашырга теләве белән генә аңлатыла диде. Сигезлек саммитына Путин урынына премьер-министр Дмитрий Медведевның барачагын 9 майда Обама Путинны вазифага керешү уңаеннан котларга дип шылтыраткач, аңа Русия президенты үзе белдерде.

Шул ук вакытта “Коммерсант” газеты язуынча, хөкүмәттәге исемен атамаучы бер түрә Путинның очрашудан баш тартуы ракета калканы мәсьәләсендә Русия мәнфәгатьләрен искә алмау, даими тәнкыйтьләү һәм төрле кара исемлекләр төзүгә карата Русия ягыннан бер “ишарә” дип әйткән.

Шулай ук Путин Медведевны Сигезлек очрашуына элекке президентның Обама белән һәм башка җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләре яхшы булганга күрә җибәрергә тели дигән фаразлар да бар.

Кайбер күзәтүчеләр әлеге карарны Русия хакимиятләренең Путин президентлыгына ризасызлык белдерүчеләр митингын каты көч кулланып куып таратуына бәйли. Янәсе, Медведевның Көнбатышта либеральрәк, җитәкче дип каралуы әлеге көч кулланудан соң очрашудагы киеренкелекне бераз йомшартырга ярдәм итәчәк.

Башка күзәтүчеләр Путинның бу адымын аның президент чорында Көнтабышны каты тәнкыйтьләве һәм президент вазифасына керешү белән шул ук Көнбатыш җитәкчеләре очрашуына барган өчен гаепләүләрдән куркуы белән дә аңлата.
Барак Обаманың сентябрьдә Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек оешмасы саммитына Владивостокка бармаячагы турында бүгенге хәбәрне күпләр шунда ук Вашингтонның Путинга җавабы дип бәяләде.

Ак йорт исә Путинның Сигезлек саммитынннан баш тартуына аптыравы турындагы хәбәрләрне дә, Обаманың сентябрь саммитына бармавы Путинга җавап булуын да кире кага.

Джей Карни
Джей Карни
Ак йортның рәсми вәкиле Джей Карни әйтүенчә, Обама Путинның Сигезлек саммитыннан бар тартуын аңлап кабул иткән. 10 майда журналистлар Карнидан Обаманың кәефе төшмәдеме, Путинның 9 майда телефон аша сөйләшкәндә Обамага биргән аңлатмасыннан канәгатьме дип сораган иде. “Безнең җавап – юк, кәефебез төшмәде. Президентлар арасында бик тә уңышлы сөйләшү булды һәм президент Обама Сигезлек очрашуына премьер Дмитрий Медведевны көтә, шулай ук президент Путин белән бер ай эчендә булырга тиешле беренче очрашуны көтә,” диде Карни.

Обама белән Путинның ул очрашуы Мексиканың Лос Кабос шәһәрендә 18-19 июльдә үтәчәк Егермелек саммиты читендә узарга тиеш.

“Путин әле генә вазифага кереште һәм ул чыннан да хөкүмәт төзү эше белән мәшгуль һәм президент (Обама) моны бик яхшы аңлый. Бу көтелмәгән хәл булмады һәм санга сукмауны аңлатмый. Бу бик тә аңлашыла торган нәрсә”, диде Карни.

Шул ук очрашуда журналистларның Обама Владивостокта үтәчәк саммитка килүдән баш тартырга мөмкинме дигән соравына Карни “юк” дип җавап биргән иде.

Әмма бүген инде Обаманың сентябрьдә Владивостокка килмәү мөмкинлеге турында хәбәрләр таралды. Рәсми аңлатмага караганда, Обама ноябрь аенда үтәчәк президент сайлауга әзерлек белән мәшгуль булачак һәм читкә сәфәрләр өчен вакыт сарыф итмәячәк.
XS
SM
MD
LG